Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәткә республика ветераннары җыелды [+ФОТОЛАР]

Бүген Әлмәттә республика ветераннар (пенсионерлар) советы пленумы уза. Әлмәткә Казанның, республиканың төрле районнарыннан, хәтта Мәскәүдән дә ветераннар җыелды. Делегатларны әлмәтлеләр бик җылы каршы алды.Шәһәр паркында зур бәйрәм оештырылган дисәң дә була.

Өлкәннәрне биредә СССР чорындагы күренешләр каршы алды. Аларның һәрберсе үткәннәргә кайткандай булдык, диде. Комсомол җырларына, вальс-биюләргә үзләре дә кушылды. Паркта пенсионерларның физик күнегүләр белән шөгыльләнүләрен, волейбол, шахмат уйнауларын күреп сокландылар. Шулай ук кунакларГеройлар аллеясында да булды. 
- Әлмәтлеләр булдыралар. Үзебез яшәгән эплоха белән очраштырдылар. Өлкәннәрнең татулыгы, активлыгы күренеп тора. Кәефләребез күтәренке, барыгызга да зур рәхмәт, -диде Татарстан геройлары иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары, Социалистик Хезмәт Герое Любовь Смирнова. 
Бу минутларда пленум үзенең эшен “Нефтьче” Мәдәният сараенда башлап җибәрде. Биредә дә кунакларга байтак кына сюрпризлар әзерләнгән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса