Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт яшьләре «Шаян-ТВ»га чакыру алды

«Заря» телестудиясеннән яшь журналистларны «Шаян-ТВ» балалар каналы программасын төшерүдә катнашырга чакырдылар.

Катнашу өчен сертификат аларга кичә Казанда «Бала хокук дөньясында» дип исемләнгән VI Республика мәгълүмати-социаль видеороликлар бәйгесенең йомгак ясау  чарасында тапшырылды.

«Заря» телестудиясенең яшь журналистлары әлеге бәйгедә катнашып,  татар телендә социаль роликлары  өчен сертификат белән бүләкләнделәр.

Бәйгегә барлыгы 328 ролик килеп ирешкән. Аларны ясауда 1 меңнән артык бала катнашкан. Шулардан 288  эш кенә сайлап алу этабы аша узды.

Нәтиҗәләр буенча 10 ролик авторлары дипломнар һәм 20 000 сум күләмендә акчалата премия белән, тамашачылар  мәхәббәте призы иясе диплом һәм 10 000 сум күләмендә акчалата премия белән бүләкләнде.

Әлмәтнең «Заря» телестудиясеннән яшь журналистларны «Шаян-ТВ» балалар каналы программасында катнашырга чакыру алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса