Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт яшьләре фатирлы булачак

Киләсе елда 43 яшь гаилә үзләренең торак шартларын яхшыртачак.

"Алсу" микрорайонында Ринат Галиев урамында төзелүче йортның тулы бер подъезды яшьләр программасында катнашучылар карамагына биреләчәк. Чәршәмбе көнне бу карар килешү белән беркетелде."Алсу" микрорайонында 9 торак йорт төзүче "Торак инвестицияләү компаниясе" ҖЧҖ белән "ТР яшьләр төзелеше берләшмәсе" иҗтимагый оешмасы арасында Әлмәт муниципаль районы җитәкчелеге теләктәшлегендә Ринат Галиев урамындагы 23 нче йорттан яшь гаиләләргә 43 фатир бүлеп бирү турындагы килешүгә кул куелды.
Бу яшь гаиләләр өчен чын мәгънәсендә шатлыклы вакыйга булды. Ник дигәндә, яшьләр программасы соңгы 2-3 елда аксый башлаган иде. Ниһаять, ул урыныннан кузгалды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов бу көнне инвестицияләү компаниясе белән өченче килешү төзелүен искәртте. Мәгълүм булганча, беренчесе нигезендә "Алсу" микрорайонында йортлар калка башлады. Икенчесе банктан ташламалы шартларда кредит алу хакында иде.
"ТР яшьләр төзелеше берләшмәсе" иҗтимагый оешмасы рәисе Валерий Бородкин "ЖИК" белән күптәннән хезмәттәшлек итүләрен билгеләп үтте. Чаллыда яшь гаиләләргә ярдәм итү программасы буенча 12 торак йорт төзелгән. Быел гына да 158 гаилә өй туйлары уздырган. Киләсе елда әлмәтлеләр дә өй туйлары үткәрер, иншалла. Чөнки Галиев урамындагы әлеге йорт 2013 елның өченче кварталында кулланылышка тапшырылырга тиеш. Биредә төрле мәйдандагы 1-3 бүлмәле фатирлар төзеләчәк. Бер бүлмәлеләрнең мәйданы 39 квадрат метрдан артык. 3 бүлмәлеләр мәйданы 80 квадрат метрга якын. Фатирларның бер квадрат метры бәясе шулай ук торак базарындагыга караганда кимрәк итеп куелган - 30 мең сум. Фатирлар чиста отделка белән тапшырылачак.
Хөкүмәт яшь гаиләләргә ярдәм йөзеннән 400 мең сум акча биреп тора. Әлеге акчаны фатирга күчкәннән соң 15 ел эчендә нәкъ шушы күләмдә, ягъни процентсыз кайтарырга кирәк булачак. Дәүләт ярдәменең асылы шуннан гыйбарәт: фатирны аның бәясенең 400 мең сумын түләмичә үк аны үз милкең итеп теркәргә мөмкин булачак. Әгәр гаиләдә өч яше тулмаган бала бар икән, акчаны сабый өч яшькә җиткәнчегә кадәр түләмичә торырга рөхсәт ителә. Фатир бәясен шулай ук ана капиталы белән дә капларга була. Валерий Бородкин моның өчен Пенсия фонды белән килешү төзелүен, 200 гаиләнең бу форсаттан файдалануын әйтте.
Фатир белән тәэмин ителешкә килгәндә, яшь гаиләләрнең алда да торак шартларын яхшыртачагына ышаныч бар. Дәүләт тарафыннан бүлеп бирелгән сумма 75 гаиләгә ярдәм итүгә исәпләнгән.
Кемнәр торак шартларын яхшыртуга чиратка баса ала? Бу сорауга тулы җавапны балалар һәм яшьләр эшләре буенча идарәгә мөрәҗәгать итеп яки аларның сайтына кереп белергә була. Белешмәләр алу өчен телефоннар: 45-50-59 (Әлмәт), (8843) 299-11-42, 292 48-87 (Казан). Шунысын искәртеп узабыз, программада катнашучы гаиләләрнең яше исәпкә куйганда (берсенеке генә булса да ярый) 30дан артмаска тиеш. Фатир чират тәртибендә бүленә. Кем алдан гариза биреп чиратка теркәлгән, ачкыч иң элек шуларга тапшырыла. Әлбәттә, гаилә тәкъдимне кабул итәргә яки аннан баш тартырга да мөмкин.
Ирина Апачаева
Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250