Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт янгын чыгу куркынычы зур булган районнар исемлегендә

ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республика территориясендәге урманнарда янгын чыгу куркычы турында кисәтә. Урманнарның хәле янгын чыгу куркынычының 4-5 нче классына туры килә

Татарстанның күп районнарында урманнарда янгын чыгу куркынычы зур (4 класс), ТР көньяк районнарында: Нурлат, Аксубай, Әлки, Чирмешән, Әлмәт, Лениногорскида - урманнарның хәле янгын чыгу куркынычының 5 нче классына туры килә. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Күзәтчелек эшчәнлеге идарәсе янгын чыгармас өчен, шәһәрнең шәхси секторында коры чирәмнәрне һәм чүпне вакытында җыештырырга, ә авылларда җирне өстәмә сөрергә тәкъдим итә.

Янгын чыккан очракта 01 яки 112 номерларына шалтыратып, хәбәр итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса