Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт ветераннары изге сәфәрдән кайтты [+ФОТОЛАР]

Бүген Әлмәт ветераннар советы Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүче якташларын сөендереп кайтты. Хәзерге көндә биредә барлыгы 132 кеше тәрбияләнә.

Шуларның 35 е әлмәтлеләр. Ветераннар советы рәисе Василий Самойлов өлкәннәргә теләкләрен җиткерде һәм бүләкләр тапшырды. Моннан тыш алар үзләре белән картлар йортына китаплар да алып килделәр. Безнең “Әлмәт таңнары” журналисты газетабызны алып барды. Якташларыбыз бүләкләргә, шул исәптән безнең газетага да бик шатландылар, шунда ук укырга керештеләр. Сагыналар туган якларын. Бүләк тапшырганда кайберәүләрнең дулкынланудан күзләре яшьләнде. Кичә генә бер якташыбыз – Рухия апа Мәүлетбаева үзенең 99 яшен тутырган булып чыкты. Ул да өстәп бүләкләр һәм теләкләр кабул итте. Картлар йорты директоры Зөлфия Сәлахова әйтүенчә, әлмәтлеләр, шул исәптән ветераннар советы өлкәннәр янында еш була. Хәтта аларны Әлмәткә алып кайтып шәһәр буенча экскурсияләр дә оештырыла. Бу юлы да Василий Иванович Яңа елдан соң махсус килеп, аларны автобуска утыртып кичке Әлмәт буенча йөртәчәкләрен әйтте. Бу хәбәргә нык шатланды якташларыбыз. Коляскада йөри торган инвалидлар да читтә калмаячак. Автобус аларны утырту өчен махсус җайланма белән тәэмин ителгән. 
Әлмәтлеләр тәмле күчтәнәчләр дә алып килгән иде. Чәй табыны артында туган якның тәм-томнары белән сыйланып, концерт карап утыручыларга кызыгучылар күп булды интернатта. Әлмәт Кыш бабае белән Кар кызы аларны җырлатты да, биетте дә, шигырь дә сөйләтте. Ә Луиза Якупова, Рамил Илалетдинов, Людмила Кувшинова, Бута авылының “Задорушка” вокаль ансамбле башкаруындагы җырларны тын да алмый тыңладылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса