Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт урамнарында ЭКОЛОГИК МӘГЪЛҮМАТИ-ТАБЛО барлыкка киләчәк

«Татнефть» ААҖ Әлмәттә экологик мәгълүмати-таблолар урнаштырачак. Заманча LED панельләре шәһәрнең төрле районнарында барлыкка киләчәк.

Алар шәһәр халыкка  әйләнә-тирә мохит торышы турында мәгълүмат бирәчәк. Атмосфера һавасының проба нәтиҗәләре бер стационар һәм ике күчмә лабораториядән алыначак.

Шәһәр халкы атмосферада пычрак матдәләрнең  (күкертле водород, азот оксиды, метан, углеводородлар, сөрем газы катнашмалары) концентрациясе турында белә алачак. Онлайн-режимда мониторлар экологик мониторинг нәтиҗәләрен һәм һава температурасы, җил юнәлешен һәм көчен, атмосфера басымын һәм  дымлылыкны трансляцияләячәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса