Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт урамнарын кардан чистарту дәвам итә

Әлмәттә урамнарны кардан чистарту бара.

Узган төндә шәһәрдә 5,4 мм кар яуды. Кар катламының биеклеге 7 см тәшкил итте. Юл службалары иртәдән бирле кар белән көрәшә. Ленин, Шевченко, Фәхретдин, Җәлил, Маяковский, Белоглазов, Совет урамнары, Тукай, Зарипов проспектларында юлларның машиналар йөри торган өлеше кардан арындырылды. «ГУАД» МУП юллардан һәм тротуарлардан кар түгүне дәвам итә. Көндезге сәгать 12.00 гә 200 кубометр кар түгелде. 21 берәмлек махсус техника эшли. Моннан тыш, Техснаб, Урсалы, Агропоселок, АЗПН микрорайоннарында да эш бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса