Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт урам артистлары биналы булды

Дүшәмбе көнне Зарипов проспектындагы 41 нче йортта өй туе гөрләде. «Татнефть» компаниясе урам артистларының күчмә тормышына чик куйды – алар хәзер биналы булды. Якты, иркен бинада иҗат өчен барлык шартлар тудырылган. Бүген труппада 80 кеше эшли.

– Бу үзгә жанр, үзгә режиссура. Бик күп әдәбият укырга, сценарий, костюмнар, реквизитлар өстендә җентекләп эшләргә туры килде. Бүген театр профессиональ дәрәҗәгә чыга. Ул «Татнефть»нең хәйрия фонды канаты астында. Хәзер үз өе, тупланган коллективы бар. Театрны зур киләчәк көтә дип әйтергә тулы нигез бар, - диде компаниянең техник һәм икътисади мәгълүмат, алдынгы тәҗрибәне тарату бүлеге начальнигы Нурия Вәлиева, артистларга киләчәктә дә иҗади үрләр теләп. 
Өй туе белән котларга килгән мәдәният идарәсе начальнигы Гүзәл Пайдуллина да проектның үзен аклавын, аның «Шәһәрдә мәдәни мохит» программасының да аерылгысыз өлешенә әйләнеп баруын билгеләп үтте. 
– Безнең өчен әлеге бина бик мөһим. Ул безгә кыш көне дә иҗади эшебезне дәвам итү өчен кирәк. Хәзер декорацияләрне, костюмнарны сакларга, бәйрәмнәргә, җәйге сезонга әзерләнергә урыныбыз булды. Биредә аз тамашачылар өчен зур булмаган күренешләр куюны да планлаштырабыз. Бу проектны гамәлгә куючыларга, аны тормышка ашыручыларга, безгә шартлар тудыручыларга, иганәчеләргә зур рәхмәт, - диде Әлмәт урам театрының сәнгать җитәкчесе Гөлназ Ханнанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X