Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт укучылары имтихан фәннәрен сайлый

Быел Әлмәттә өч меңнән артык укучы БДИ һәм төп дәүләт имтиханы тапшырачак. 2019 елның 1 февраленә кадәр укучылар мәҗбүри фәннәрдән тыш булган имтихан фәннәрен сайларга тиеш иде.

Дәүләт имтиханнарын тапшыруга да бик аз гына вакыт калып бара. Тугызынчы һәм унберенче сыйныф укучылары имтиханнарга ныклап әзерләнә башладылар. Бүгенге көндә 11 нче сыйныф укучылары арасында иң еш сайлап алына торган фәннәрдән физика һәм җәмгыять белеме санала.

Быел 11 нче сыйныф укучылары өчен  булган үзгәрешләр математика фәненә кагыла. Алар өчен математикадан база һәм профиль дәрәҗәдәге имтиханның икесе дә бер көндә үткәреләчәк. Ягъни мәктәп укучыларына икесенең берсен сайларга туры килә. Моңа кадар алар ике дәрәҗәдәге имтиханны берьюлы тапшыра ала иде.

Яңалыклар 9 нчы сыйныф укычыларына да кагылмый үтмәде. Быелдан башлап алар өчен аттестацияләүнең яңа формасы - төп дәүләт имтиханын тапшыру алдыннан рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсе кертелде. Тугызынчы сыйныф укучылары  өстәмә фән итеп ешрак география, информатика һәм җәмгыять белемен сайлап алалар.

Фото:https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса