Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт тәҗрибә уртаклаша

Чаңгы трассалары, мөмкинлекләре чикле балалар өчен махсус комплектлар, модульле чаңгы базасы һәм башкалар. Нефтьчеләр каласына чаңгы спортының үсеш тәҗрибәсе белән танышырга дип чаңгы ярышлары һәм биатлон федерациясе президенты Илшат Фәрдиев та килде.

Биредә ул Татарстанның чаңгы спорт төрләре үсеше мәсьәләләре каралган киңәшмә уздырды.

Чаңгы спорты Әлмәттә тизләтелгән темплар белән үсеп килә. 2017 елда район мәктәпләре өчен 8 млн сумга 2,5 меңнән артык чаңгы сатып алынды. Бүгенге көндә өч мәктәптә чаңгы трассасы булдырылды. Мисал өчен 2 нче лицейда мөмкинлекләре чикле  балалар өчен махсус чаңгы комплектлары алынды. Биредә 60 тан артык бала шөгыльләнә.

“Кванториум” технопаркында үткән пленар утырышта бөтен Татарстаннан килгән чаңгы ярышлары федерациясе әгъзалары катнашты. Биредә бөтен республикада, шул исәптән Әлмәт районында да чаңгы спортын үстерү юнәлешләре турында фикер алышу булды. Шулай ук республиканың иң актив унбиш шәһәре федерация тарафыннан  25 меңнән алып 100 меңгә кадәр сертификатлар белән бүләкләнде.

Чаңгы спорты бүлеге “Юность" балалар һәм яшүсмерләр спорт базасында да эшләп килә. Үткән елны “Снежинка” ял һәм сәламәтләндерү комплексында  икедән алып биш километрга кадәр сузылган 5 трассасы булган  модульле чаңгы базасы төзелде.

- Бүгенге көндә Әлмәт чаңгы спорты тарихының яңа битен ача.  Биредә аның өчен барлык шартлар тудырылган.  Матди база яхшыртыла һәм Әлмәт шәһәрендә чаңгы спортын үстерү буенча максатчан программа тормышка ашырыла, - дип билгеләп үтте Илшат Фәрдиев.

- Бик тиздән чаңгы сөючеләр өчен сусаклагыч янында 5 километрлы яктыртылган трасса барлыкка киләчәк. Без үз алдыбызга максат итеп үз чемпионнарыбызны һәм массачыл чаңгы спортын үстерүне куябыз, – дип белдерде район башлыгы Айрат Хәйруллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса