Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт драма теарты артистлары Төркиядә Халыкара фестивальдә катнашты [+ фото]

Әлмәт драма театры Төркиянең Мәрмәрис шәһәрендә узган Халыкара сәнгать фестиваленнән кайтты. Артистлар фестивальдә М. Лермонтовның "Гашыйк Кәриб" спектакле белән катнашты.

"Гашыйк Кәриб"нең бу - алтынчы фестивале. Режиссер Искәндәр Сакаев куйган ярлы җырчы Кәриб хакындагы мәхәббәт легендасы - Әлмәт театры тарихында иң күп фестивальләрдә катнашкан спектакль.

Театрның төп чыгышы Мәрмәрис шәһәрендәге амфитеатрда булды. 1000 кешелек урынлы театрда артистлар чыгышларын концерт белән башлап җибәрде. Тамашачылар арасында Голландия, Англия, Германия илләреннән килгән туристлар бар иде. Артистлар фестиваль программасы кысаларында Кытайның Мәрмәрис белән тугандаш шәһәрнең паркын ачу тантанасында катнашты. Шулай ук әлмәтлеләр Төркиянең иң матур шәһәре Турунч амфитеатрында туристлар өчен уйнады һәм шәһәр мэры соравы белән махсус кала халкы өчен аерым чыгыш ясады.

Әлеге фестиваль халыкларны бер-берсенең сәнгате белән таныштыру максатыннан оештырыла. Яшәгән урында театр артистлары татар халкының бию-җырлары белән таныштырды, шулай ук башка милләтләр дә чыгыш ясады. Фестиваль катнашучылар һәм туристлар өчен менә шундый иҗади аралашу, танышу мөмкинлеге бирде.

Әнисә Таһирова

Раушан Мөхәммәтҗанов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса