Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт - республикада иң тынычы

Урамдагы шау-шу, тавыш дәрәҗәсе буенча Россия шәһәрләренең ел саен үткәрелә торган рейтингында Әлмәт 68 нчы урынны били.

Тикшеренүләрне Domofond порталы белгечләре үткәрде. Сораштыруда 90 меңнән артык кеше катнашкан. «Мин тыныч районда яшим, урамдагы тавыш мине борчымый диярлек»  дигән фикерне 1-10 балл шкаласы буенча бәяләде. Ягъни «бу фикер белән тулысынча риза түгел»  1 балл,  «тулысынча риза»  10 балл белән бәяләнә. Һәр шәһәрнең уртача балы исәпләнеп, халыкның урамдагы тавышның дәрәҗәсен ничек бәяләвен билгеләделәр.

Сораштыру нәтиҗәләре буенча Әлмәт  мөмкин булган 10 баллдан 6,6 балл җыйган (68 нче урын). Бу Россия буенча уртача күрсәткеч. Рейтингта Казан 6,5 балл  туплап, 84 нче урында булса, Түбән Кама  79 нчы (6,6 балл) һәм Яр Чаллы 89 нчы  урынны (6,5 балл) алган. Миллионлы шәһәрләрдән беренче йөзлеккә Казан, Пермь, Краснодар һәм Уфа эләккән.

Тынычлык дәрәҗәсе буенча лидерлар рәтенә  Калининград өлкәсе, Краснодар һәм Ставрополь крайлары шәһәрләре кергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса