Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт районы башкарма комитетында – яңа җитәкче

ӘЛМӘТ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ ҖИТӘКЧЕСЕ ВАЗИФАЛАРЫН БАШКАРУЧЫ ИТЕП ТИМУР НАГУМАНОВ БИЛГЕЛӘНДЕ.

Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында узган Әлмәт муниципаль районы Советының чираттан тыш XXXVIII  сессиясендә игълан ителде.                                                                Район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфановтан район Советына үз вазифаларыннан азат итүне сорап гариза бирелгән. Депутатлар әлеге гаризаны кабул итте. ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаруны моңа кадәр ТР Президенты каршында эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагумановка йөкләүне тәкъдим итте. Ул билгеләгәнчә, аның кандидатурасы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хупланган. Депутатлар бертавыштан бу тәкъдим өчен тавыш бирде.

 Тимур Дмитрий улы Нагуманов 1983 елның 23 февралендә Казан шәһәрендә туа. 2006 елда икътисад магистры белгечлеге буенча Казан дәүләт финанс-икътисад институтын тәмамлый.

Хезмәт юлын 2002 елда Яшел Үзән шәһәренең «Остин» ҖЧҖ коммерция директоры булып башлап җибәрә.
2013 елдан Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил вазифаларын башкарып килә.

Фото:https://www.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса