Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт прокурорлары агач утыртты [+ФОТОЛАР]

Көзнең матур бер көнендә беренчеләрдән булып прокуратура хезмәткәрләре шәһәрдә юкә агачлары утыртты. Музыка көллияте яны ул иртәдә кечкенә, әмма җылы, тансык бер бәйрәмне хәтерләтте.

Дөресрәге, закон сагында торучылар гади шимбәгә үзләре тантаналы төсмер кертте. Шарлар белән бизәлгән биләмә узып баручыларның да игътибарын җәлеп итми калмады. Менә шулай шәһәрне дә яшелләндерде, башкаларга үрнәк тә күрсәтте алар. Әлмәт прокуроры Дамир Яфизовның төгәллек яратуы әллә каян күренеп тора: «Һәр агачны җиренә җиткереп утыртыйк, суны да җитәрлек салырга кирәк, үсентеләр тирәсен яңгыр суы җыелырлык итеп өеп калдырырбыз», – дип кыска гына итеп күрсәтмәләрен бирде дә эшкә дә тотынды. Прокурор сүзе – закон, 35 юкә агачы да ничек кирәк, шул рәвешле итеп утыртылды. Хәзер аларның тамыр җибәреп, яңа урынга ияләшүен һәм үсеп китүен генә телисе кала. 
Прокурорлардан эстафетаны озакламый башка служба вәкилләре дә кабул итеп алачак. Экология департаменты начальнигы Айнур Исхаков белдергәнчә, быел көзен Совет, Радищев, 1 Май урамнарында йөзләгән юкә агачы утырту планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса