Әлмәт пляжы бүген барлык яшьләрне җыйды [+ФОТОЛАР]
Яшьләр көнен шәһәр һәм "Татнефть"компаниясендә хезмәт куючылар ел да үзгә итеп уздыра.
Быел аның урыны итеп пляж сайланган. Бәйрәм сәгать 10 да ук башланды. Яшьләрне район башлыгы Айрат Хәйруллин, "Татнефть" ААҖ профсоюз комитеты рәисе Гомәр Яруллин, компания яшьләренең яңа лидеры Дмитрий Несмин котлады. Бу минутларда пляжда яшьләр спартакиадасы бара. Алар пляж волейболында, стритбол, воркаут, шахмат, биеклеккә менүдә көч сынашалар. Төрле урыннарда тематик зоналар һәм мәйданчыклар эшли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа