Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт педагоглары - төбәк хәзинәсе

Мәгариф идарәсе җитәкчесе Наҗия Хәйдәрова укытучылар көне уңаеннан драмтеатр бинасында узган тантанада хезмәттәшләре турында әнә шулай диде.

Гыйлем эстәү җирлектә гомер-гомергә мактаулы саналган. Юкка гына татар халкының ике мәшһүр мәгърифәтчесе Риза Фәхреддин һәм Фатих Кәрими Әлмәт җирендә тумагандыр. Революциягә кадәрге мәгариф нигездә дини юнәлештә була, ә белем учагы - мәдрәсәләр. 1912-1913 елларда исә Әлмәт мәдрәсәсендә дөньяви белемгә нигез булган татар-рус сыйныфы ачыла. Ул вакыттан алып нәкъ 100 ел вакыт узган. Парта һәм акбурдан башланган агарту эшчәнлеге хәзер интерактив такталар, электрон журналлар белән дәвам итә. Укытучылар инновацион режимда эшли һәм яши. "Бүгенге көн укытучысы консерватор да, шул ук вакытта новатор да. Шушы ике сыйфатны үзенә тәңгәл сыендыра алган мөгәллим уңышка юл яра", - ди Наҗия Хәйдәрова.

Заман укытучысын ниләр борчый соң? Тантанага килүчеләр арасыннан әлеге сорау белән районда гына түгел, төбәктә зур мәртәбәгә ия мөгаллимә Леокадия Садчиковага мөрәҗәгать иттем. Шул сорауны гына көткән диярсең, ул шул секундта ук күңелендә кайнаган фикерләрен ярып салды: "Киң катлау җәмәгатьчелекнең мәгариф тармагында барган глобаль үзгәрешләр белән кызыксынмавы хафага сала. Беләсезме, программадан шулкадәр кирәкле инженер-техник фәннәр төшеп калды. Бу хакта без укытучылар гына чаң сугабыз. Моны күпләр югалган сәгатьләрне кайтару өчен чыккан тавыш дип бәяли. Уйлап карагыз, сызым фәне юк. Студентлар аның башлангычына югары уку йортында гына төшенә башлый. Бу бит көндәшлеккә сәләтле инженерлар "бакчасына таш". Астрономияне бетерделәр, аның урынына астрология кебек оккульт фәннәре калды. Бу мине бик борчый. Әгәр дә предприятиеләр, сәнәгатьчеләр: "Ни өчен соңгы вакытта тармакка инженерлар һәм белгечләрнең "сай" контингенты эшкә килә?" - дип төптән уйланса, мәгариф системасында үзгәрешләр тагын да лаеклы булыр иде", - ди бу мөхтәрәм шәхес. 2020 елдан гимназия, лицей кебек урта белем бирү флагманы булган учреждениеләрне статус ягыннан башка мәктәпләр белән тигезләү ихтималы да, аның фикеренчә, уйланырга мәҗбүр итә торган адым. "IT- интернатлар гына югалтканны тулыландыра алмаска мөмкин. Сәләтле балаларның барысын да үстерерлек сыйфатлы белем булырга тиеш", - диде ул.

Шәһәрдә һәм районда бүгенге көндә балаларга 1877 укытучы белем бирә. Шуларның 100 дән артыгы "Безнең яңа укытучы", "Безнең иң яхшы укытучы", "Иң яхшы директор" гранты ияләре. Укытучылар көне уңаеннан үз эшенә бирелгән фидакарь мөгаллимнәрнең берничәсе ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау кәгазьләре, күкрәк билгеләре белән бүләкләнделәр. Бер төркем укытучыларга Әлмәт муниципаль районы Советы һәм башкарма комитетының рәхмәт хатлары тапшырылды. Татарстан Президенты указы белән күпъеллык фидакарь хезмәте өчен мәгариф идарәсе җитәкчесе Наҗия Хәйдәрова "ТРның атказанган укытучысы" исеменә лаек булды.

Тантанада зал мәгариф тармагы ветераннарын басып алкышлады. Балалар йортында, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә эшләүче педагогларга да сәхнәдән рәхмәтнең олысын әйттеләр. Әти-әниләренең нинди катлаулы һөнәр ияләре икәнлекләрен күрә торып укытучылыкны сайлаган педагог династияләрен, хезмәт юлын быел гына башлаган яшь укытучыларны да (алар 35 кеше) телгә алдылар. Рәхмәт сезгә, укытучылар!

Ләйләгөл Минаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250