Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт «Нокта»лы булды

Россиядә беренче даими медиа-инсталляция Әлмәттә эшли башлады.

Киләчәктә нефтьчеләр башкаласында «Кояш факелы» яктылык скульптурасы да урнаштырылачак. Эшләрнең икесе дә - «Алтын алмалар турындагы әкият» паблик-арт программасының бер өлеше.

Белоглазов урамындагы котельный диварлары хәзер урамда караңгы төшү белән төнге икеләргә кадәр көчле лазер утлары белән яктыртылачак. Әлегә алар саны өчәү. Әмма язгылыкка инсталляция тагын 4 кә артачак. Шул рәвешле яктылык проекциясе 360 градуслы булып эшли башларга тиеш.

- Инсталляция «Нокта» дип атала. Ул әлеге урынның фәлсәфи мәгънәсен ачып бирә. Беренчедән, лазердан торган нокта булса, ул шулай ук мохитта, картадагы урын-ноктаны да күрсәтә, - дип аңлатма бирде «Алтын алмалар турындагы әкият» паблик-арт программасы кураторы Полина Ёж.

Инсталляциянең беренче өлеше декабрьнең соңгы көннәрендә эшли башлады. Диварларда әлмәтлеләр өч сюжет күрә ала – лазерның салмак утлары бинаны яңача бизи, шулай ук алар котельныйның эчке ягын да сурәтли, утлар энергия барлыкка килүнең катлаулы процессын чагылдыра. Татар бизәкләре аша Әлмәтнең визуаль кодын да күрергә була.

- Медиа-инсталляция техник яктан бик катлаулы. Проектны булдыру өчен озак вакыт сарыф ителде, аның өстендә ярты елдан артык эшләдек, - дип уртаклашты техник белгеч Мирослав Казаков.

Озакламый шәһәрдә тагын бер объект ачылуы көтелә – күзәтү мәйданы булган «Кояш факелы». Факел нефть чыгара башлау символы санала. Моны программа антропологлары җирле халык белән аралашу барышында ачыклаган. Мәгълүм булганча, элек районда газ факеллары күп булган. Моннан тыш, кояш факелы астрономик күренеш тә булып тора. Инсталляцияне булдыручылар анысын да исәпкә алган.

- Кояш факелы – ул кояш таплары янында ачыграк төстәге өлешләр. Шуңа да планета системасы йолдызындагы кояш факелы белән нефть төбәге - Әлмәт символы булган факел үзара бик урынлы тәңгәлләшә, - дип саный скульптура авторы Виктор Поляков.

Аның сүзләренә караганда, Кояштан килүче мәгълүматларга махсус алгоритм анализ ясаячак. Соңрак алар скульптурада яктылык булып чагыла. Мәгълүмат айга бер тапкыр яңарып торачак дип ышандырдылар, монысы автомат рәвештә интернет аша башкарыла. Менә шундый катлаулы, әмма үзенчәлекле бизәлешләр Әлмәтне кабатланмас итәчәк.

Гөлназ Мостафина

 Антон Селезнёв һәм Виктор Поляков фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса