Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт муниципаль районы башлыгы стипендияләре тапшырылды

Бүген Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов шәһәребезнең югары, урта һәм башлангыч һөнәри уку йортларында белем алучы 6 аспирантка һәм 30 студентка стипендияләр тапшырды.

Белем иленнән ныклы адымнар белән атлаучылар өчен киртәләр юк. Сәләтле, зирәк һәм тырыш егет-кызларның республика, бөтенроссия, халыкара күләмдә үткәрелгән төрле бәйгеләрдә, фәнни-гамәли конференцияләрдә җиңү яулаулары, лауреат булулары үзләренә генә танылу, дәрәҗә китереп калмый, ә нефтьчеләр башкаласы данын да еракларга ирештерә. Әнә шундый иң-иңнәрне барлауга, аларның уңышларын, хезмәтләрен бәяләүгә безнең районда зур игътибар бирелә. Уку елы ахырында белемле студентларга һәм аспирантларга стипендияләр тапшыру шуларның берсе.

Әлеге күркәм гамәл Әлмәттә 2002 елдан алып гамәлгә ашырыла. Мәҗит Салихов уку алдынгыларын сәламләп, аларның күпләр өчен үрнәк булуларын билгеләде:

- Ирешелгәннәрдә генә туктап калмыйча, һәрвакыт алга барыгыз. Үз алдыгызга җитди, югары максатлар куегыз һәм матур нәтиҗәләр белән сөендереп яшәгез.

Фән өлкәсендә аерылып торган студентлар һәм аспирантларга барлыгы 201 мең 600 сумлык стипендия тапшырылды. Әйтергә кирәк, әлеге фонд быел арттырылган.

2011-2012 уку елында муниципаль районда 6 югары һәм 6 урта һөнәри белем бирү учреждениесе эшчәнлек җәелдерде. Бүген аларда 14894 егет һәм кыз укый. Киләчәктә алар арасыннан да Әлмәт муниципаль районы башлыгы стипендиясенә лаек булучыларны күрергә язсын.

Чара ахырында "ТИСБИ" идарә академиясенең Әлмәт филиалы директоры Р.Нәҗметдинова район башлыгына мәгариф өлкәсенә һәрвакыт ярдәм итүләре, сәләтлеләрне барлаулары өчен рәхмәтен җиткерде.

Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

М.Фарукшин фотосы.

.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250