Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллинның Яңа ел котлавы

Кадерле әлмәтлеләр!

Сезне Яңа ел белән тәбрик итәм!

Күркәм традиция буенча әлеге бәйрәм алдыннан узып баручы елга йомгак ясала, киләчәккә планнар билгеләнә. 2018 ел күп кенә истәлекле вакыйгалары белән хәтеребезгә кереп калыр. Аны актив төзелеш һәм ачылышлар елы дип атап булыр иде: яңа объектлар калкып чыкты, территорияләрне һәм иҗтимагый яссылыкларны төзекләндерү буенча эш дәвам иттерелде. Елның иң зур әһәмияткә ия булган проектлары арасында – «Саулык» паркын, «Мирас» спорт комплексын, Ленин урамында төзекләндерелгән мәйданны һәм скульптураларны ачу, үзебезнең сөт производствосын булдыру һәм яшелчәчелекне үстерү.

Илебез, республикабыз җитәкчелеге безнең районга һәрвакытта да хәерхаһлы мөнәсәбәттә. Районыбызда төзелеш өлкәсендә 24 республика программасы гамәлгә ашырыла. Соңгы елда 51 ишегалды территориясе, 62 йорт, 76 км юллар ремонтланды.

2018 ел безнең Әлмәт өчен, шулай ук шәһәр һәм районның чәчәк атуына саллы өлеш кертүче нефтьчеләр өчен юбилейлы ел булды. Без үз элгәрләребезнең изге башлангычларын дәвам итеп, районыбызны үстерүгә бөтен көчебезне, белемнәребезне һәм тәҗрибәбезне бирәбез.

Шәһәребез һәм районыбыз турында чын-чынлап кайгырткан, тырышып хезмәт куйган, уңыш-казанышларга ирешкән өчен Әлмәт районында яшәүче һәр кешегә рәхмәтемне белдерәм. Уртак тырышлыгыбыз бәрабәренә Әлмәтебезне республикада гына түгел, хәтта Россия күләмендә иң матур һәм ямьле калаларның берсе итүгә ирештек.

Сүз дә юк, яңа елда да безгә күп кенә кызыклы һәм мөһим проектларны тормышка ашырырга туры киләчәк. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, иминлек, тынычлык һәм татулык телим, барлык хыялларыгыз тормышка ашсын, якыннарыгыз һәм дусларыгыз һәрвакыт янәшәдә булсын, ә 2019 ел бар өметләрегезне акласын һәм һәр гаилә өчен уңайга үзгәрешләр һәм уңышлар елы булсын! Яңа елда яңа бәхет телим!

 

Айрат ХӘЙРУЛЛИН,

Әлмәт муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса