Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт җәмәгатьчелеге бер урамны Хәниф Камалов хөрмәтенә атарга тәкъдим итте

Әлмәт районының Иҗтимагый Советында Миңлебай газ эшкәртү заводының элеккеге директоры Хәниф Камаловның истәлеген мәңгеләштерергә тәкъдим ителде.

Аның хөрмәтенә «Татнефтегазпереработка» идарәсе начальнигы Илшат Шәрипов яңа микрорайонның бер урамын атарга тәкъдим итте. Бу хакта Әлмәт районы башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хәниф Салих улы - легендар шәхес. Ул  44 ел Миңлебай газ эшкәртү заводында эшли.

Хәниф Камалов җитәкчелегендәге завод кырык тапкыр диярлек нефть сәнәгате министрлыгының күчмә Кызыл байрагы белән бүләкләнде, ун тапкыр  хөкүмәт тарафыннан бүләкләнде.

 

Хәниф Камалов үзе Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы, «Мактау билгесе», «Ватан алдындагы казанышлары өчен» V дәрәҗә ордены кавалеры һәм башка мактау билгеләре һәм медальләр белән бүләкләнгән.

 

Аның җитәкчелегендә завод тарафыннан  46 торак йорт, өч мәктәпкәчә балалар учреждениесе, санаторий-профилакторий, «Гуцулка» пансионаты төзелә, авыл хуҗалыгына ярдәм  күрсәтелә.

Хәниф Камалов кураторлык иткәндә 1976 елда заводны район үзәк хастаханәсе белән тоташтыручы  троллейбус линиясе сафка бастырыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса