Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт мөгаллимәсе – икенче

Казанда югары һөнәри уку йортларының иң яхшы мөгаллимнәрен ачыклау һәм бүләкләү буенча IV республика бәйгесенең финал туры булып узды.

Бәйгедә катнашуга 16 югары уку йортыннан 35 укытучы гариза биргән. Алар арасында Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты мөгаллимәләре -Наталья Балова, Марина Степанова, Венера Сафиуллина да бар иде. Аларның эше педагогның иҗади мөмкинлеге, фәнни-тикшеренү эше, һөнәренең асылын ничек ачуы һәм башкалар буенча бәяләнде. "Гуманитария фәннәренең иң яхшы укытучысы" номинациясендә АГИМСның филология кафедрасының өлкән укытучысы Венера Сафиуллина икенче урын алды. Ул комиссия хөкеменә "Мин һәм минем һөнәрем" темасына иҗади тәкъдирләү тәкъдим итте.

Фото Интернеттан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса