Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт өлкәннәре яшьләргә үрнәк күрсәтте

Спорт клубларына йөрүче 100 активист ветераннар советы тарафыннан оештырылган шәһәркүләм велоэстафетада катнашты. Сәламәт яшәү рәвеше алып баручы һәм клубларга йөрүче өлкәннәр саны ике меңнән артып киткән икән.

“Бердәм Россия” партиясенең депутат фракциясе җитәкчесе Николай Бочкарев биредә аларның кунак гына түгел, ә актив катнашучы булуларын да ассызыклап үтте. 
Әлмәт ветераннар советы рәисе Василий Самойлов “Актив озын гомер” программасын тормышка ашыруда нефтьчеләрнең, шәһәр җитәкчелегенең һәм шәхси эшмәкәрләрнең ярдәме зур булуын әйтеп үтте. Әлмәт торба заводы директоры Александр Токарев үз чиратында Әлмәт ветераннарының велосипедта йөрүен завод эшчеләренә үрнәк итеп куйды һәм кайберәүләрнең велосипедта эшкә йөрүләрен искә алып, аларга махсус велопарковка ясауларын да җиткерде. 
Шәһәр советы депутаты, Россия чемпионы, аквабайк буенча атказанган спорт мастеры Вячеслав Колотовкин өлкәннәрдән үзенә энергия алуын әйтте. 
Эстафетаның төп шартлары 2 километрга сузылган араны велосипедта юл йөрү кагыйдәләре буенча үтүдән гыйбарәт иде. Өлкәннәр бергәләшеп әлеге дистанцияне узды һәм озакка җитәрлек көч-дәрт алды.

 

ӘМР башлыгының матбугат хезмәте фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса