Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт кышка әзерме? [+ФОТОЛАР]

Кышка да керәбез. Көннәр суыта төште. Синоптиклар температураның тагын да төшәчәген фаразлый. Әлмәт кышның мондый вакытлары белән көрәшкә әзерме, кешеләр иминлеге тиешле дәрәҗәдә кайгыртылырмы?

Бу сораулар белән без Әлмәт шәһәр автоюллар идарәсе җитәкчесе Альберт Хәләповка мөрәҗәгать иттек. Мәгълүм булганча, шәһәр эчендәге юлларга, тротуарларга хезмәт күрсәтү, аларны ремонтлау, боз-кардан арындыру белән әлеге муниципаль унитар предприятие шөгыльләнә. 
Безне идарәнең автотранспорт цехы территориясендә тезелеп киткән машина-тракторлар каршылады. Зурлары да, кечкенәләре дә бар. Альберт Хәләпов әйтүенчә, әле монда техниканың барысы да түгел икән. Бер ишесе урам җыю белән мәшгуль, кайберләре техник карау уза. Ялгышты дип уйламагыз, бүген дә урамнарны чистарту бара. 
– Кар югында без чокырлы юлларга ремонт ясауны дәвам итәбез. Быел 20 мең квадрат метрдан артык юл ремонтланды. Көз урамнарның пычрана торган чоры да. Бигрәк тә Бигәш, Совет, Объездная урамнары транзит транспорт «ярдәме» белән нык пычрана. Бордюр кырыйларына җыелган балчык, лай җыю белән ныклап шөгыльләнәбез. Ноябрь аенда гына 500 тонна лай түктек, – диде Альберт Хәләпов. 
Машина паркында 59 берәмлек техника санала. Билгеләп үтелгәнчә, юлларга хезмәт күрсәтү өчен кирәк булган барлык техника тупланган. Узган ел «Татнефть» ААҖ ярдәме белән заманча катнаш юл машиналары сатып алынган. Метан белән эшләүче техника экономияле һәм реагентларны квадрат метрлап төгәл бүлә торган. Үткән кыш кар күп булды. Яңа техниканың өстенлеген без, шәһәрдә яшәүчеләр дә, предприятие дә яхшы тойды. Тротуар һәм велосипед юлларын чистарту өчен дә нефтьчеләр ярдәме белән кече механизация сатып алынган. Димәк, ишеп кар яуган көннәрдә дә юллар тараймаячак, велосипедлар үз юлларыннан, машиналар үзләренекеннән хәрәкәт итә алачак. 
Аяк киемен дә, юлларны да ашый торган тоз катнашмасы уңаеннан да соравыбызны бирергә ашыктык. 
–Без 2016 елдан юлларга тоз катнашмасы сипмибез. Бозлавыкка каршы бары тик сертификацияләнгән материал гына кулланабыз, – дип җавап кайтарды директор. 
Складка салынган концентрацияләнгән минераль галитны да барып карадык. Баш инженер Рафис Нуришанов ассызыклаганча, әлеге экологик яктан чиста материалны хәтта ашлама урынына кулланучылар да бар икән. Барлыгы 3100 тонна концентрацияләнгән минераль галит тупланган. Җитәрлек, диде баш инженер. 
– Без кышкы чорда эшләүгә 100 процент әзер, – дип белдерде Альберт Хәләпов. 
Октябрь башыннан ук тәүлек әйләнәсе кизү тору башланган. Диспетчерлар һава шартларына даими күзәтчелек итә. Һава температурасы төшеп юлларда проблемалар булмасын өчен хәзердән үк бозлавыкка каршы материал кулланыла башланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса