Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт хәйриячесе «Гражданлык инициативасы» Милли премиясе җиңүчесе булды

Әлмәт хәйриячесе «Гражданская инициатива» VII Милли премиясенә лаек булды.

Аларның исемнәрен Мәскәү дәүләт музыкаль фольклор театрында игълан иттеләр. Быел премиягә Россиянең 76 төбәгеннән 4000 нән артык гариза бирелгән булган. 2019 елның шорт-листына 11 номинациядә алтышар проект кертелгән, жюри алар арасыннан 13 хәйриячене сайлап алган. Алар арасында Марина Гайнетдинова да бар. Ул Татарстаннан бердәнбер катнашучы булган. Аның дүрт социаль проекты тавыш бирү нәтиҗәсендә җиңү яулаган.

Мәскәүнең «Русская песня» фольклор дәүләт музыка театры бинасында VII «Гражданлык инициативасы» Милли премиясе җиңүчеләре исемнәрен игълан иттеләр. 
Аның бурычы - җәмгыятьнең социаль проблемаларын хәл итү белән шөгыльләнүче, билгеле бер нәтиҗәләргә ирешкән яки үз инициативаларын тормышка ашыра гына башлаган хәзерге заман гражданлык җәмгыятенең яңа затларын эзләү. 
Быел әлеге мәртәбәле премия алуга Россиянең 76 төбәгеннән 4000 нән артык гариза бирелгән иде. 2019 елгы шорт-биткә 11 номинациядән алтышар проект узды. Аларның өчесе халыкның тавыш бирүе барышында билгеләнсә, тагын өчесенең исемнәрен экспертлар советы атады. Шуннан соң жюри әгъзәлары 13 җиңүчене сайлап алды. 


Жюри составына Александр Архангельский, Леонид Гозман, Юлий Гусман, Иосиф Рейхельгауз, Николай Сванидзе, Ирина Ясина һәм Гражданлык инициативалары комитетының башка әгъзалары керде.

Бүләкләү тантанасында танылган җәмәгать эшлеклеләре, мәдәният һәм спорт вәкилләре, Россиянең популяр артистлары һәм телетапшырулар алып баручылары катнашты. Алар арасында Александр Бронштейн, Тамара Гвердцители, Юлий Госман, Лариса Долина, Леонид Ярмольник, Диана Гурцкая, Дмитрий Крылов, Александр Пашутин, Сергей Трофимов, Юрий Шевчук бар иде.

 Якташыбыз Марина Гайнетдинова бу бәйгедә Татарстаннан бердәнбер катнашучы иде. Ул шәһәребезне лаеклы рәвештә тәкъдим итте. Аның дүрт социаль проекты тавыш бирү нәтиҗәсендә җиңү яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса