Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт хоккейчылары изге гамәл кылды [+ФОТОЛАР]

Шушы көннәрдә «Нефтяник» һәм «Спутник» хоккейчылары хәйрия чарасында катнашты.

Традицион рәвештә ноябрь аенда Россиянең Макдоналдс рестораннарында хәйрия чаралары үткәрелеп, аннан җыелган акчалар Роналд Макдоналд йортларын – эре балалар медицина үзәкләре каршындагы бушлай кунакханәләрне тотуга юнәлдерелә. Бу йортлар ата-аналарның дәвалану үтүче балалары белән янәшә булуын күздә тотып булдырылган. 


Менә икенче ел рәттән инде Әлмәттә мондый чараларда «Нефтяник» һәм яшьләр «Спутнигы» хоккейчылары да катнаша. Алар прилавка артына басып, бирегә килүчеләргә хезмәт күрсәтәләр: алардан заказлар кабул итеп, аларны биреп торалар. Шул ук вакытта хәйрия акциясе үтүе турында да сөйлиләр. Бу юлы хоккейчыларга ярдәмгә клуб талисманы Шайбулла да килгән. 


Клубның матбугат хезмәте акциянең ничек үтүе белән кызыксынып, «Нефтяник» капитаны Максим Хаповка мөрәҗәгать итте. 
- Мондый изге гамәлдә икенче тапкыр катнашам инде. Былтыр без килүчеләргә махсус стикерлар тәкъдим иткән идек. Быел фри бәрәңгесен сатудан кергән акча балаларга ярдәмгә юнәлтеләчәк. Макдоналдс вәкилләре шундый үтенеч белән клубка мөрәҗәгать иткәч, бик теләп ризалаштык. Без бит мондый изге чараларны гел үткәреп торабыз. Үзебезнең шефлыкка алган балалар йорты бар. Анда тәрбияләнүчеләрне чакырып кунак итәбез, үзебез дә барып торабыз. Бер генә Яңа елда да аларны бүләксез калдырмыйбыз, сәхнәләштерелгән тамашалар оештырабыз, - дип хәйрия акциясендә катнашудан алган тәэсирләре белән уртаклашты капитан.

Фотолар: https://vk.com/oiler_oficial

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса