Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт хоккейчылары дәрес бирде

“Нефтяник” һәм “Спутник” хоккей командалары уенчылары шәһәребезнең 6 нчы мәктәбендә кунак булдылар.

Хоккейчыларны мәктәп директоры Анжела Фатыйхова каршы алды. Ул  алар өчен мәктәп буенча экскурсия ясап, укучылары белән таныштырды. Мәктәп укучылары исә кумирларын түземсезлек белән көтеп торганнар икән. Көтүнең дә сәбәбе бар. Чөнки аларны бу көнне хоккей осталары уздырачак физкультура дәресе көтә иде.

Макар Косицких и Эмиль Галиәскаров катнашында  узган разминка һәм эстафета барышында хәтта салкынча булган спортзал да чын мәгънәсендә “кызды”.

Ә менә «Нефтяник» вәкилләре Владислав Арбузов һәм Данила Цыганов бу көнне югары сыйныф укучылары өчен физкультура укытучылары ролен башкардылар! Монда исә барысы да зурларча: йөгерү һәм волейбол!

Физкультура дәресләре тәмамлангач, барысы да  актлар залына юл алды.  Биредә Әлмәт хоккейчыларын сюрприз - матбугат конференциясе көтә иде.  Чарада “Нефтяник” командасының җитәкчесе Игорь Фадеев та катнашты.  Конференция барышында укучылар бернидән дә читенсенмичә үзләрен кызыксындырган  сорауларын яудырды. Укучылар шулай ук үзләренең яраткан уенчыларына  истәлекле бүләкләр дә әзерләгән иделәр.

 

Фото: ХК "Нефтяник"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса