Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт финишка якынлашты

Районда урып-җыю ахырына якынлашты.

Бүгенге мәгълүматларга караганда барлыгы 39818 гектар мәйданда бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар суктырылган. Бу барлык мәйданның 90 процентын тәшкил итә. Суктырылган ашлык күләме – 87535 тонна. Район буенча уртача уңыш бирүчәнлек быел гектарыннан 22 центнер. «Чагылтау», «Аппак», «Клементейкино», «Михайловское» хуҗалыкларында иртә культураларны урып-җыюны тулысы белән тәмамлаганнар. Туфрак эшкәртү дә дәвам итә. 57 мең гектар мәйданның 37 процентында эш башкарылган инде. Уҗым культураларын чәчү төгәлләнгән. Киләсе ел уңышы өчен 2 мең гектарда уҗым арышы, 10,4 мең гектарда бодай чәчелгән.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса