Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт егетләрен җырлап озаттылар [+ФОТОЛАР ]

1 октябрьдән бөтен илдә көзге чакырылыш башланды.

Инде берничә дистә егет Ватан алдындагы изге бурычын үтәргә төрле хәрби частьләргә озатылды. Драмтеатр сәхнәсендә армиягә баручылар һәм аларның ата-аналары катнашында зур чара узды. 

Бүгенге көндә Әлмәт районыннан 500 гә якын егет дистәләгән хәрби частьләрдә лаеклы төстә хезмәт итә. 415 егет ашыгыч хезмәттә булса, калганнары контракт нигезендә хезмәт итүчеләр. Быелгы көзге чакырылышта исә 200 дән артык егет билләренә каеш буачак. 

– Берничә ел рәттән шушы бина сәхнәсеннән армиягә озатучыларга фатиха биреп, аларның ата-аналарына, инде армия сафларыннан кайтучыларга рәхмәт сүзләрен белдерү матур бер традициягә әверелеп бара. Армия - ул малайлардан чын ирләр тәрбияли торган бердәнбер урын. Сез армиядән кайткач, безнең илнең горур гражданнары булачаксыз, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов. 

Ел да яшьләр арасында спортның хәрби-гамәли төре буенча шәһәр күләмендә ярышлар уздыру һәм җиңүче командаларны менә шушы чарада бүләкләү дә матур бер традициягә әверелде. Быел ярышларда барлыгы 8 команда чыгыш ясаган. КНИТУ-КАИ яшьләре өченче урынга лаек булды, «Феникс» хәрби-спорт җәмгыяте икенче урынга, ә физкультура техникумы инде ничәнче ел рәттән беренчелекне яулап килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса