Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт егетләре өчен махсус тантана оештырылды

1 апрельдән хәрби хезмәткә язгы чакырылыш башланды. Шәһәр һәм районнан 15 июльгә кадәр хәрби бурычларын үтәргә 200 дән артык егет китәчәк. Булачак Ватан сакчылары хөрмәтенә аларны армиягә озатыр алдыннан елына ике тапкыр тантаналы кичә уздыру төбәктә күркәм традициягә әйләнде.

Хәзер егетләргә хәрби хезмәтне сайлау мөмкинлеге тудырылган. Теләгәннәр контракт буенча хезмәткә китә ала. Узган ел 20 дән артык егет хәрби бурычын әнә шулай контракт килешүе белән үтәргә киткән. Бу юлы да кызыксынучылар булды. 
Хәзерге вакытта Әлмәтнең 500 дән артык егет төрле хәрби частьләрдә хезмәт итә. 
- Саратов, Самара, Сызрань, Ульяновск, Иваново шәһәрләренә шефлык итәбез. Егетләр йөзгә кызыллык китерми, алар турында яхшы сүзләр генә ишетәбез. Без алар белән горурланабыз. Язгы чакырылышта армиягә китүчеләр дә аларның лаеклы дәвамчылары булыр дип ышанасы килә, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов егетләргә теләкләрен, әти-әниләргә рәхмәтен җиткереп. 
Быел дүрт егетебез республиканың үзәк аэроклубында өйрәнүләр узган һәм парашюттан да сикереп караганнар. Тантана барышында аларга парашютист таныклыгы тапшырылды. 
Хәрби комиссар, полковник Ришат Сабиров, Самара өлкәсе Мирный бистәсендәге хәрби частьтагы полк командиры урынбасары Виктор Федюкин, РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Волжск коткару үзәге начальнигы Евгений Митякин да теләкләрен җиткерде. Кайбер әти-әниләргә лаеклы ул үстергәннәре өчен бүләкләр тапшырылды. 
- Без армиягә әзерлекле булып китәбез. Барысы да яхшы булыр. Ватаныбыз, баш очындагы күк йөзе - ышанычлы кулларда, - диде Азат Хәйров язгы чакырылыш егетләре исеменнән чыгыш ясап. 
Әлмәттә армиягә беренче озату 14 майда булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса