Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт Башлыксыз калды

Әлмәт муниципаль районы Советының чираттан тыш сессиясе һәм шәһәр Советының чираттан тыш утырышында бер генә көн тәртибе игълан ителде – депутатлар башлыкның вакытыннан алда вәкаләтләрен туктатуы турындагы мәсьәләне тикшерәчәк. Аның эшчәнлегендә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Район башлыгы кәнәфиендә утыруына 4 ел дигәндә, Айрат Хәйруллин вакытыннан алда вәкаләтләрен туктатуны сорады. Дөрес, бу хакта бөтен Әлмәт хәбәрдар иде инде. Бер көн алда гына аның Татарстан мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры итеп билгеләнүе турындагы хәбәр яшен тизлегендә республика киңлекләренә таралып, әлмәтлеләрне гаҗәпкә калдырырга өлгергән иде. Көтмәгәндә-уйламаганда башлыксыз калу кешедә башка хис-кичереш тә тудыра алмыйдыр. Гәрчә Татарстан Президентының Айрат Хәйруллинны башкалага кайчан да булса чакырып алачагы көн кебек ачык иде.

Әлмәт тарихында Айрат Хәйруллин башлык булган чорны һәр буын кешесе хәтерләрдер, мөгаен. Соңгы 4 елда башкарылган эш-гамәлләрнең, үзгәрешләрнең, төзелешләрнең, проектларның саны юк. Ул халык белән элемтәдә торып, яшьләр белән дә алар телендә аралашты, өлкәннәрне дә тыңлый белде. Үзе дә саубуллашу чыгышында бу хакта кистереп әйтте:

- Миннән еш кына «Идеяләрне каян аласың?» дип сорадылар. Һәммәсенә бертөрле җавап бирдем: без халыкны тыңларга һәм ишетергә өйрәндек, бөтен идеяләр дә аралашудан алынды.

Әлмәт төбәгенең уңышка ирешүен, үсештә булуын Айрат Хәйруллин муниципалитет командасы белән нефтьчеләр командасы арасында аңлашып эшләү, бердәмлек булу һәм зур максат хакына тырыш хезмәт кую белән аңлатты.

- Әлмәт - нефтьчеләр башкаласы. Зур, җитди проектлар биредә бергәләп булдырыла. Киләчәктә дә Әлмәтнең үсештә булачагына ышанам. Шәһәрнең дәрәҗәсен саклагыз, фидакарь хезмәт куюыгызны дәвам итегез, халыкны яратыгыз, - дип мөрәҗәгать итте башлык «Нефтьче» Мәдәният сарае залын тутырып килгән әлмәтлеләргә, һәм теләктәшлек, ярдәм күрсәтүләре өчен республика җитәкчелегенә, «Татнефть» компаниясенә рәхмәтен белдерде.

Айрат Хәйруллин җитәкчелегендә муниципаль районның тиз темплар белән үсеш алуын Алексей Песошин да билгеләп узды.

- Муниципаль берәмлекләр арасында социаль-икътисади үсеш рейтингында Әлмәт тотрыклы рәвештә икенче урында тора. Соңгы дүрт елда 500 мең кв. м торак төзелде, меңләгән гаиләләр фатирлы булды. Европа дәрәҗәсендәге велосипед инфраструктурасы булдырылды. Шәһәр мохитын үстерү буенча эшчәнлек югары бәяләнде – узган ел Әлмәт «Россиянең иң төзек шәһәре» Бөтенроссия бәйгесендә РФ Хөкүмәтенең II дәрәҗә дипломы белән бүләкләнде, - дип казанышларны санады ул һәм Айрат Хәйруллинга

Әлмәт районының социаль-икътисади үсешенә керткән саллы өлеше өчен Татарстан Президентының Рәхмәт хатын тапшырды.

Кичәге башлык, бүгенге министр нефтьчеләрдән дә рәхмәт һәм алдагы эшчәнлеккә теләкләр кабул итте. «Татнефть» генераль директоры урынбасары Ринат Шәфигуллин Айрат Ринатовичка компаниянең генераль директоры Наил Магановның Рәхмәт хатын тапшырды. Депутатлар исеменнән шәһәр Советы депутаты Александр Токарев та ихлас сүзләрен җиткерде.

Шәһәр халкын аеруча да кызыксындырган сорау әлегә ачык калды – Әлмәт районы башлыгының кем буласы билгеле түгел. Премьер-министр бу мәсьәләнең җитдилегенә күрсәтеп, аны хәл итү өчен вакыт һәм билгеле регламентны саклау кирәклеген ассызыклады. Районга кагылышлы һәм көндәлек мәсьәләләрне гамәлгә ашыру исә Марат Гыйрфанов җитәкчелегендәге район башкарма комитетына йөкләнде.

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

Фото:http://almetyevsk.tatar.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса