Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт башлыклы булды

Бүген Әлмәттә район Советының 41 нче сессиясе узды

Көн тәртибендәге төп мәсьәлә район башлыгы сайлаудан гыйбарәт иде. Әлеге вазифа  Тимур Нагумановка ышанып тапшырылды.

- Тимур Нагуманов кандидатурасын Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов хуплый. 24 июньнән ул районга җитәкчелек итте, барлык тармаклар белән дә яхшы таныш, – диде район Советы сессиясендә катнашкан һәм республика Президенты Рөстәм Миңнехановның йөкләмәсен башкарып, район башлыгы вазифасына Тимур Нагумановны тәкъдим итүче ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин.

Депутатлар Башлык вазифасына күрсәтелгән кандидатура буенча үз фикерләрен белдергәннән соң, аларның яшерен тавыш бирүләре нәтиҗәсендә Әлмәт муниципаль районы башлыгы вазифасына Тимур Нагуманов сайланды. Яңа башлык тантаналы шартларда депутатлар алдында РФ һәм ТР Конституцияләрен, федераль һәм ТР Законнарын, Әлмәт муниципаль районы Уставын саклау, халык мәнфәгатьләрен һәм хокукларын хөрмәт итү, яклау турында ант бирде, шәһәр, район иминлеге өчен тугры хезмәт итәчәген әйтте. Үз чыгышында ул ышаныч күрсәтүе өчен республика җитәкчелегенә, депутатларга рәхмәтен җиткерде, әлеге вазифада шәһәр һәм район өчен җаваплылык тоеп, халык ышанычын акларга омтылып, эшчәнлек җәелдерәчәген ассызыклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса