Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт башлыгын сайлау җиңел түгел

Бүген Әлмәткә эшлекле сәфәр белән Татарстан Республикасының Премьер-министры Алексей Песошин килде.

Премьер-министр Әлмәт муниципаль районы Советының чираттан тыш XXXVII сессиясе  һәм шәһәр Советының чираттан тыш XXXIX утырышында катнашты.  Ул мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры итеп  билгеләнү сәбәпле район башлыгы вазифаларын башкаруны вакытыннан алда туктаткан Айрат Хәйруллинга Әлмәттә куйган хезмәтләре өчен рәхмәт җиткерде һәм яңа вазифасында уңышлар теләде.

Әлегә район башлыгының кем буласы билгеле түгел. Премьер-министр бу мәсьәләне тиз хәл итү мөмкин булмавын  билгеләп үтте.

район тормышындагы көндәлек бурычлар һәм мәсьәләләрне хәл итү әлегә Марат Гыйрфанов җитәкчелегендәге район Башкарма комитетына йөкләнә

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/06/187609/

Әлегә район тормышындагы көндәлек бурычлар һәм мәсьәләләрне хәл итү әлегә Марат Гыйрфанов җитәкчелегендәге район Башкарма комитетына йөкләнә.

Айрат Хәйруллин әлмәтлеләргә кулга-кул тотынышып эшләве өчен рәхмәтен җиткерде һәм  төбәкнең киләчәктә дә чәчәк атуын теләде.      

Бу минутларда сессия әле үз эшен дәвам итә.

Фото: "Әлмәт таңнары"                                         

                                               

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса