Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт башлыгы теннис остасына бүләк әзерли

Шушы көннәрдә теннис буенча Әлмәт башлыгы кубогына Бөтенроссия балалар турниры башланды. Нефтьчеләр каласына илнең дистәләгән шәһәреннән 50 дән артык яшь спортчы җыелды.

Хәтерләсәгез, моннан алты ел элек Әлмәт районы башлыгы кубогына беренче тапкыр турнир игълан ителгән иде. Елдан-ел аның дәрәҗәсе үсә генә бара. Хәзер әлеге бөтенроссия балалар турниры даны бөтен илгә таралырга өлгерде инде. Катнашучы төбәкләр исемлеге дә ел саен тулылана: Мәскәү, Уфа, Тольятти, Самара, Ижау, Сыктывкар. Быелгы ярышка да дистәдән артык төбәктән килделәр. Ярыш гадәттә ике төркемдә барачак: 13 яшькәчә һәм 17 яшькә кадәр. Әлмәт данын исә 13 яшь спортчы яклады. 
Әйтергә кирәк, агымдагы ел Әлмәт теннисы өчен юбилейлы. Моннан нәкъ 15 ел элек май аенда теннис сөючеләр җыелып, теннис Федерациясе оештыруны күтәреп чыга. 
– Теннисны гына түгел, ә тулаем барлык спортны үстерүгә районда зур игътибар бирелә. Һәм моның өчен иң элек спорт объектларын сафка бастыруда зур өлешләрен керткән «Татнефть» компаниясе һәм аның генераль директоры Наил Магановка рәхмәтлебез, - диде район башлыгы Айрат Хәйруллин үз чыгышында һәм теннис федерациясе җитәкчелегенә Мактау грамоталары тапшырды, «Теннис-Сити» тренерларына Рәхмәт хатлары да бирде. 
Быелгы Әлмәт башлыгы кубогының кемгә эләгәчәген 1 июнь көнне, турнир ябылу тантанасында белә алачакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса