Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт башлыгы ифтар ашы уздырды [+ФОТОЛАР]

Район башлыгы Айрат Хәйруллинның үзәк мәчеттә зурлап авыз ачу мәҗлесе уздыруы матур бер гадәткә әверелеп бара.

Татарстан республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның да анда катнашуы аеруча зур дәрәҗә санала. 
Быел да район башлыгы үзәк мәчеттә 250 ләп кеше өчен авыз ачу өстәле әзерләде. Кунакларны сәламләп, Айрат Хәйруллин Рамазан аеның буыннан-буынга килгән матур гореф-гадәт булуына, шундый чараларның халыкны берләштерә торган көчкә ия булуына басым ясады. 
– Менә шундый ашларда мөселманнарның зур бер гаилә кебек яшәүләренә янә инанасың. Дингә карата соңгы елларда игътибар артты дип сөйләсәләр дә, ул элек тә бар иде. Безнең әби-бабайлар моның мисалы булып тора. Яшьләрнең дингә килүләре аеруча сөендерә. Һәрвакыт дөньяви гына түгел, ә дини гыйлемнәрне дә арттырырга тиешбез, - дип Айрат Хәйруллин бер-беребезгә терәк булып, Рамазан аенда гына түгел, ә гел ярдәмләшеп яшәргә кирәклеген әйтте. Һәм үз чиратында мәҗлескә килгән Камил хәзрәт Сәмигуллинга рәхмәт белдереп, истәлеккә кулдан эшләнгән картина бүләк итте. 
Татарстан республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да, Әлмәт шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов та үз чыгышларында Рамазан аеның өстенлекләрен билгеләп уздылар, әҗер-савапларын санап, ифтар ашларының әһәмиятен билгеләделәр. 
Изге мәҗлестә быел мәдрәсәне тәмамлаучыларга дипломнар да тапшырдылар. Быел көндезге бүлекне 22 егет-кыз тәмамласа, кичке бүлекне тәмамлаучылар саны 28 гә үк җиткән. 
Шулай ук быел тәүге тапкыр Диния нәзарәте тарафыннан мәчет каршында өч айлык татар теле курслары да оештырылган иде. Әлмәтнең үзәк мәчетендә барган бу укуларга олысы да, кечесе дә бик теләп йөрде. Шушы ифтар ашында 25 кешегә белем алу турында сертификат та тапшырдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса