Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Легендар шәхес котлаулар кабул итте [+ФОТОЛАР]

Бүген күренекле якташыбыз, район үсешенә зур өлеш керткән Самат Әхтәмовка 85 яшь тулды.

 Аны юбилее белән котларга авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Наил Усманов, “Ярыш», “Чулпан» хуҗалыгы җитәкчелеге, Нәдер авыл җирлеге башлыгы Сирень Миннебаев һәм башкалар килгән иде. Нәдер хезмәт батырларына бай төбәк. Биредә 8 кеше тырыш хезмәтләре белән Ленин орденына лаек булган. Самат Сираевичның Ленин ордены, ике Хезмәт Кызыл Байрагы, ике “Почет билгесе” ордены, “Фидакарь хезмәт өчен» медале һәм тагын бихисап мәртәбәле бүләкләре бар. Россиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Самат Әхтәмов авылдашларының гына түгел, төбәк горурлыгы. Аның хезмәт кенәгәсендә нибары өч язу – 1951 –1954 елларда “Зәй” колхозында колхозчы, 1954-1970 елларда Камы-Исмәгыйль сельпосы рәисе һәм 1970-2003 елдарда “Ярыш” колхозы рәисе. 30 елдан артык авыл хуҗалыгын җитәкләгән ветеран бүген дә бу өлкәдәге вәзгыять белән кызыксынып яши. Ул авыл хуҗалыгы продукциясенә булган түбән булган бәяләргә бик борчыла, алай да игенчеләргә, терлекчеләргә төшенкелеккә бирелмәскә, тырышып хезмәт куюны дәвам итәргә киңәш бирде, уңай үзгәрешләр булачагына өметен белдерде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса