Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлегә грипп юк

Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе Әлмәт территориаль бүлегеннән алган мәгълүматларга караганда, әлегә Әлмәт шәһәрендә һәм районында грипп белән авыручылар теркәлмәгән.

Узган атнада ОРЗ һәм ОРВИ белән авыручы 960 кеше медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән. Шуларның 655е - 14 яшькә кадәрге балалар. Моннан тыш корчаңгы белән авыручылар да пәйда булган. Үткән атнада шундый 5 очрак теркәлгән. Аның алдагысында 4 кеше корчаңгы авыруы йоктырган булган. Авыручыларны нигездә зур яшьтәгеләр һәм студентлар тәшкил итә. Эт тешләү очраклары да кимеми. Узган атнада дүрт аяклы дусларыбыздан 15 кеше зыян күргән. Этләрнең 7 се хуҗасыз. Моннан тыш кискен эчәк инфекциясе дә күзәтелә (25 очрак).

Фото: http://www.evz.ro/typo3temp/pics/cercetare_a1d4516213.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250