Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кышка әзерләнү мөһим

Кичә муниципаль район башлыгы Мәҗит Салихов башлангычы белән язгы ташу вакытында зыян күрүчеләрнең кышка әзерлек торышы тикшерелде.

Хәтерләсәк, апрель аенда 1508 кеше яшәгән 500 дән артык йортны су баскан иде. Башкарма комитетта узган җыелышта билгеләп үтелгәнчә, әлегә федераль үзәктән вәгъдә ителгән ярдәм тоткарлана. Ә салкыннар озак көттермәс. Шуңа күрә дә район башлыгы ялгыз гомер итүче өлкәннәрнең, инвалидларның, җыеп әйткәндә социаль якланмаган категориянең кышка әзерлеген тәэмин итүне өстенлекле эш буларак билгеләде. Торакларын кышка әзерләү таләп ителгәннәр тәгаенләнгәч, җирле казна хисабына иртәгәдән үк җитешсезлекләрне бетерү хәстәренә керешәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса