Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Компенсация һаман юк

Язгы ташу вакытында су басулар артта калса да, әлеге чорда зыян күргәннәр һаман да тынычлана алмый: кешеләргә әле дә тиешле финанс ярдәме килеп җитмәгән. Зыян күрүчеләрне башка төрле мәсьәләләр дә борчый. 24 июльдә алар белән район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Николай Богданчиков очрашты.

Әлеге очрашуга кадәр Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов журналистларны финанс ярдәме күрсәтү тәртибе белән таныштырды. Аның билгеләп үтүенчә, зыян күрүчеләргә ярдәм һәм аның күләме Россия Федерациясенең өч закончалыклы акты нигезендә билгеләнгән. Болар - "Халыкны һәм территорияләрне табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдән яклау турында"гы Федераль закон (21.12.1994 ел, № 68-ФЗ), РФ хөкүмәтенең 750 нче карары (13.10.2008 ел) һәм РФ хөкүмәтенең резерв фондыннан бюджет ассигнованиеләре бүлү турындагы сорауларны карау өчен документлар оформить итүдә методик тәкъдимнәр. Марат Нилович бюджеттан ярдәмнең зыянны тулысынча каплауны күздә тотмавын да җиткерде һәм РФ хөкүмәтенең 750 нче карарындагы 9 нчы пунктны бәян итте. Аның буенча резерв фондыннан бюджет ассигнованиеләре бер кешегә 10 мең сум, гаиләгә 50 мең сумнан артык булмаган күләмдә бер тапкыр бирелә торган матди ярдәм рәвешендә күрсәтелә. РФ МЧСының методик күрсәтмәсе нигезендә әлеге акча шәхси торак бинаны торгызуга бирелә. Исемлеккә торак бинада даими яшәүчеләр һәм анда теркәлгәннәр кертелә. Әлмәт муниципаль районына бу пункт буенча ярдәм 11,74 миллион сум күләмендә билгеләнгән.

Беренче кирәк-яракларны югалту белән бәйле рәвештә күрсәтелә торган финанс ярдәменә килгәндә, ул алда әйтеп узылган 750 нче карар нигезендә милек өлешчә югалган очракта бер кешегә 50 мең, ә инде милекне тулысынча югалтканда шулай ук бер кешегә 100 мең сум каралган. Бу пункт буенча әлмәтлеләргә 35 миллион сум биреләчәк. Марат Гыйрфанов беренче кирәк-яракка гомумгаилә кулланышындагы азык-төлек булмаган товарлар җыелмасы керүен, аның РФ Хезмәт министрлыгы Һәм Госкомстат тарафыннан раслануын да җиткерде. Бу исемлеккә дә торак бинада теркәлеп даими яшәүчеләр генә кертелгән. Шулай итеп, тулаем алганда, әлмәтлеләргә ярдәм 46,74 миллион сум тәшкил итә.

Финанс ярдәме күрсәтүгә барлык документлар РФ МЧСында тикшерү узган һәм хәзер алар РФ Финанс министрлыгында каравында. Марат Нилович федераль бюджет средстволарының районга акча килү белән үк түләнә башланачагын җиткерде. Моннан тыш "Татнефть" ААҖ 10 гаиләгә торак сатып алу өчен ярдәм күрсәтте. 8 гаилә сертификатларынннан файдаланган һәм үзләренә торак сайлаган инде.

Район башкарма комитеты җитәкчесе су басу ихтималы булган урыннардан җир участоклары бүлеп бирүнең тукталуын да хәбәр итте.

Иске Әлмәттә зыян күрүчеләр белән очрашу вакытында Николай Богданчиков финанс ярдәме күрсәтү тәртибен кабат аңлатты. Кешеләр йортларда теркәлмичә яшәүчеләргә дә компенсация кирәк, су басу турында нигә алдан кисәтмәделәр, чүп түгәргә талон бирегез кебек һәм башка эчтәлектәге мөрәҗәгатьләрен белдерделәр. Һәм, әлбәттә инде, һәркем компенсация килүен түземсезләнеп көтә.

Николай Алексеевич су басудан яраксызга килгән әйберләрне түгү өчен талон кирәк булмавын, моның өчен махсус полигон ачылганлыгын, анда бульдозерлар торуын билгеләп үтте һәм башка сорауларга җавап бирде.

Ирина Апачаева

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250