Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Кәләй» нефть кудыру станциясендә ЗУР янгын

Бүген иртән Әлмәт районындагы «Кәләй» нефть кудыру станциясендә зур янгын чыккан. «Транснефть» ААҖ хезмәткәрләре биредә эксплуатацияләнми торган 20 мең кубометр сыйдырышлы резервуарны чистарткан булган.

Янгын резервуарның тышкы өлешен камап алган, шулай ук резервуар эче төтен белән тулган. Социаль челтәрләрдә вакыйга урыныннан барлыкка килгән фото һәм видеоларда куе төтен күтәрелгәне күренә. 
«Хәзерге вакытта һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр турында мәгълүмат һәм фаҗиганең сәбәпләре ачыклана. Урында Әлмәт янгын сүндерү һәм коткару гарнизонының 71 кешесе һәм 21 берәмлек техника эшли», - дип хәбәр итә ТР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса