Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Киләчәккә адым

Икенче ел рәттән «Киләчәккә адым» чыгарылыш балы шәһәр һәм район мәктәпләрен тәмамлаучы иң-иңнәрне «Нефтьче» Мәдәният сарае каршындагы мәйданга җыйды.

Балны тантаналы вальс белән укучылар үзләре башлап җибәрде. Күркәм гадәт буенча һәр мәктәпнең чыгарылыш сыйныф укучылары директор, укытучылар белән бергәлектә кызыл келәмнән уза, килгән кунакларны һәм бер-берсен сәламли. Мәдәният сарае бинасы ерактан ук энҗе-мәрҗәннәр белән җемелдәп тора. Бинаның эченә узучылар да чын-чынлап үзләрен хан сараендагы кебек хис итә. Ап-ак чәчәкләр, гирляндалар белән бизәлгән фотозоналар яныннан кеше өзелми. Киләчәккә шәһәр кичәге укучыларны әнә шулай зурлап озата.

- Әлмәттә эшли башлавыма икенче генә көн һәм шунда ук купшы тантанада катнашу бәхетенә ирештем, - дип сүз алды район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Тимур Нагуманов. - Әлеге бал – сезонның гына түгел, ә елның иң мөһим вакыйгасы. Ничә еллар буе ата-ана канат астында, укытучылар ярдәме, үзегезнең тырышлык аша сез нәтиҗәле тормыш этабына килеп җиттегез. Чыгарылыш кичәсе – ул матур киемнәрдә кызыл келәмнән үтү, күңел ачу көненнән тыш, олы тормыш юлына беренче адым. Иртәгәдән сез илебезнең төрле уку йортларында абитуриент, ә аннан соң алдынгы студентлар булырсыз дип ышанабыз.

Җитәкче яшьләрне дипломлы белгечләр буларак кабат туган шәһәребездә көтеп калуларын да җиткерде.

Бәйрәм сәбәпчеләренә «Татнефть» компаниясенең профсоюз комитеты рәисе Гомәр Яруллин да котлау сүзләрен ирештерде:

- Кеше тормыш юлын ике төрле үтә ала: беренчесе – агым буенча бару, икенчесе – тормышыңны үзең төзү. Сезнең алда икенең берсен сайлау бурычы тора. Нинди юлны гына сайласагыз да, без сезнең яклы. Туган шәһәр, аеруча «Татнефть» ишекләре һәрчак ачык.

Бәйрәмнең иң көтелгән мизгелләре – укуда һәм укудан тыш чараларда зур уңышларга ирешкән укучыларны бүләкләү. Быел Әлмәт районы мәктәпләрен гел «5»ле билгесенә генә тәмамлаучылар саны төгәл 100 укучы. Аларга алтын медаль бүләк ителде. Шулай ук шәһәрнең данын төрле олимпиада, бәйгеләрдә яклаучы укучыларның исемнәре дә яңгырады. Аларга район Советы һәм башкарма комитеты исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды. Имтиханнарда 100 балл җыючылар саны да быел рекордлы – 9 укучы. Араларында 1 нче лицей-интернат, 2 нче лицей, 16, 17 нче һәм Рус Акташы мәктәпләре кызлары һәм егетләре бар. Ирешкән уңышлары өчен аларны ноутбуклар белән бүләкләделәр.

- 100 балл - көтелмәгән нәтиҗә. Ләкин миңа укытучым төпле база белеме бирде. Аннан соң үзем мәктәп программасыннан тыш китаплар укыдым. Иртәнге сәгать 4 тә торып, көн дәвамында мәсьәләләр чишә-чишә үземне өйрәтеп бетердем - хикмәте шунда. Сеченов исемендәге Беренче Мәскәү дәүләт медицина университетына барырга җыенам, - дип сөйләде химиядән 100 балл җыючы Илсур Вәлиев.

Бию артыннан җыр, җыр артыннан стэм, стэм артыннан тагын җыр һәм биюләр - концерт программасын укучылар үзләре әзерләгән. Креативлыкның, дәртнең очы-кырые юк иде.

- Концерт бик шәп, аеруча укучыларның үзләре әзерләгән өлеше ошады. Ә менә мәктәптән бер дә китәсе килми, сагындырачак, - дип сөйләде Елховой мәктәбе медалисткасы Айзилә Мозаффарова. – 11 ел буена яшәү рәвешенә әйләнгән мәктәп бик күпкә өйрәтте. Укытучыларыма рәхмәт. Алар булмаса, мондый нәтиҗәләргә ирешмәс идем.

Рәсми өлештән чыгарылыш кичәсенең иң кызыклы мизгеле башланды: укучылар фуршетта тәм-томнар белән сыйланды, мәйдандагы төрле интерактив зоналарда күңел ачты. Бу кичтә төсле буяулар белән үз фикереңне затлы машинада калдырырга, мимнар белән фотога төшәргә, батлда катнашырга, мотоциклда йөрергә, тәмле коктейль, кофе, попкорн белән сыйланырга була иде. Ачык сәхнәдә исә талантлы алып баручылар, диджейлар һәм «Black Jack» кавер-төркеме чыгыш ясады. Кыскасы, һәркем үзенә ошаган шөгыль табып, балны онытылмаслык итеп уздырды. Русларда «вишенка на торте» дигән кебек, балның да сюрприз өлеше бар иде. Ул да булса, һәркемгә таныш Россия эстрадасы йолдызы Доминик Джокер.

Моңсу да, шул ук вакытта күңелле дә бәйрәм үтеп тә китте. Ә алда әле янәдән үрләр, кызыклы танышулар, үсешләр, кыскасы, яңа олы тормыш көтә.

Алсу МАНСУРОВА

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса