Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кичүчатта да башка хуҗалыклар проблемасы күзәтелә

Әлмәттә урып-җыю эшләре башланды. Районда бөртекле культуралар 46 мең гектар мәйдан тәшкил итә. Узган ел хуҗалыклар, тулаем алганда, барлыгы 121 мең тонна ашлык җыйган иделәр.

Бүген без “Кичүчат” хуҗалыгында булып кайттык. Биредә уракка ике көн элек төшкәннәр. Ике “Нью Холланд” комбайны урып-сугу белән мәшгуль иделәр. Хуҗалык җитәкчесе Җәлил Сафиуллин әйткәнчә, уңыш бер гектардан 25-30 центнер тирәсе чыга. Бу узган елгы дәрәҗәдән кимрәк. Язын көннәрнең салкын торуы, аннан соң яңгыр яумавының нәтиҗәсе шундый. Уҗым культуралары сабанга караганда яхшырак үсте, диде рәис. Көзен алар уҗым культураларын күбрәк чәчәргә ниятлиләр. Быел исә карабодай, арпа, бодай, борчак, солы җыясылары бар. Беренче тапкыр бөртеккә рапс та утырткан булганнар. 
Комбайнчы Дамир Яруллин белән дә сөйләштек. Кәефе әйбәт, һава торышы яхшы торганда тиз һәм югалтуларсыз җыеп алу бурычы тора диде ул да. Ындыр табагында да эш гөрли башлаган. Кайтарган ашлыкны киптерә баралар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса