Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кичүчат егете космонавтлар әзерли

Якташыбыз Айдар Бикмучев Гагаринның үзен галәмгә очышка әзерләгән Йолдызлар шәһәрчегендә космонавтлар әзерли.

Бүген – Космонавтика көне. Әлмәт күптән инде космоска якын, безне галәм белән Кичүчат егете бәйләп тора. Айдар Бикмучев Гагаринның үзен әзерләгән шәһәрчектә һәм бүген дөньяда беренче тапкыр космоска очкан легендар шәхес исемен йөртүче үзәктә эшли. Аның белән Интернет аша язышып, хәбәрләшеп тә алдык.

Айдар – гади авыл егете. Мәктәпне тәмалагач, КАИның Әлмәттәге филиалында ике ел гыйлем туплый да, укуын Казанда дәвам итә. Моның белән генә чикләнми егет, «Ракета двигательләре» кафедрасында аспирантурага керә һәм ике ел эчендә программаны үзләштереп тә чыга. Бик күп эксперимент-сынауларны уңышлы уздырган белгечне Гагарин исемендәге космонавтларны әзерләү үзәге – Мәскәү янындагы Йолдызлар шәһәрчегенә чакырулары да гаҗәп түгел. Биредә ул экипажларны «Союз МС» корабларында очар өчен комплекслы әзерләү белән шөгыльләнә. Шулай ук космонавтларның галәмдәге очышы барышында алар белән элемтә тотучы төркем составында Казахстандагы Байконур космодромында, Королев шәһәрендәге үзәктә дә эшләргә туры аңа. Менә шундый җаваплы вазифаларны башкаручы Әлмәт егете кайчандыр Гагарин йөргән сукмаклардан атлый, космонавтларны очышка әзерли!

Әлеге язманы әзерләгән вакытта Айдарның әти-әнисе белән дә элемтәгә кердек. Алар улларының Йолдызлы шәһәрчектә эшләве белән чиксез горурлана: «Һәр ата-ана баласының уңыш-казанышына, лаеклы хезмәт куюына сөенә. Без дә улыбыз өчен шат һәм бәхетле».

Фото шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса