Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Хөрмәтле әлмәтлеләр!

Халыклар бердәмлеге көне белән ихлас котлауларымны кабул итеп алыгыз!

Бу бәйрәм тарихыбызның данлы героик сәхифәләре белән аерылгысыз төстә бәйләнгән. Ул гасырлар һәм буыннар элемтәсен, халыкларның бердәмлек традицияләренә тугрылыгын, рухи ныклыгын һәм Ватаныбыз язмышы өчен гаять зур җаваплылыгын гәүдәләндерә. Төрле дин тарафдарлары булган төрле милләт кешеләре уртак җиребезне яратып, бер-берсенә карата 
ышаныч принципларында, бер-берсе белән аңлашып гомер кичерәләр. Шушы традицияләрне балаларыбыз һәм оныкларыбыз өчен дә саклап калу – безнең изге бурычыбыз. 
Әлмәт районында 62 милләт вәкиле булган 200 меңнән артык кеше үзара татулыкта, килешеп яши. Без барыбыз да уртак тарихка ия һәм киләчәгебез дә уртак булган бер халык. Бары тик аңлашып яшәгәндә, кулга-кул тотынып эшләгәндә генә теләсә нинди кыенлыкларны җиңә, әле 
озак еллар кешеләргә хезмәт итәчәк, әлмәтлеләрнең тормышын яхшы якка үзгәртәчәк, яңа үсеш перспективалары ачачак проектларны тормышка ашыра алачакбыз. 
Республиканың нефтьчеләр башкаласы булган Әлмәтебез елның-елында үсеш юлыннан алга колачлы адым ясый, көннән-көн матурлана бара. Агымдагы елда да районда күп кенә уңай үзгәрешләр күзәтелде. Алар арасында сәламәтлек саклау объектларын ремонтлау да, «Кванториум» балалар технопаркын ачу да бар. Шарлавыклы буалар территориясен яңартып, анда Татарстанда иң зур балалар мәйданчыгын урнаштыру үзе генә дә ни тора! Бергәләп без Әлмәтне Татарстанның алдынгы шәһәре, Россиянең иң яхшы калаларыннан берсе итү өстендә армый-талмый эшлибез. 
Бу якты бәйрәм көнендә барыгызга да районыбыз, республикабыз һәм бөтен Россиянең чәчәк атуы хакына изге эш-гамәлләрегездә һәм башлангычларыгызда уңышлар телим! Гаиләләрегездә татулык һәм тынычлык хакимлек итсен, тотрыклы, җитеш тормышлар киләчәккә ышаныч белән карарга мөмкинлек бирсен! 
Әлмәт муниципаль районы башлыгы А. Р. Хәйруллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса