Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Пенсиясен 20 кешегә дә җиткерә

«Октябрь пенсиясен алгач та, килеп җитәрмен», - дип саубуллашкан иде Мирсәет ага редакциябезгә соңгы килүендә. Вәгъдәсендә тора торган егет ул – килеп тә җитте. Кабат изге ният белән!

Мирсәет Сәйфиев – гади пенсионер. Илебездәге меңләгән өлкән яшьтәге кеше кебек айдан-айга аз да түгел, күп тә түгел хәләл пенсия акчасын көтеп яши. Башка урыннан кергән табышы юк. Ни өчен чит-ят кешенең акча мәсьәләсен мәкалә башында ук бу кадәр бәян итә дип аптырамагыз. Мирсәет ага шушы бердәнбер кеременнән «Әлмәт таңнары»н кайгыртуга да өлеш чыгара. Газетага язылырга теләп тә мөмкинлеге булмаганнарны татар басмасы белән тәэмин итүе яңалык түгел. Ул быелның беренче яртыеллыгына 10 әлмәтлене «Әлмәт таңнары»на яздырган иде. Икенче яртыеллыкта 20 кеше Мирсәет ага ярдәме белән газетабызны укыячак. Моннан тыш, ул үз өенә «Әлмәт таңнары» һәм татар телендә тагын 7-8 басма яздырып ала.

- Газетада күпме кызыклы язма килә, шәһәр һәм районга кагылышлы бөтен хәбәрне язасыз. Иң мөһиме, татарча! Үзебезнең телдә чыгучы басманы һәр татар укырга тиеш. Тиражны саклап калуга үз өлешемне кертәсем килә. Минем үрнәктә башкалар да газетага язылсын һәм мохтаҗларны яздыртсын иде. Теләк булганда, акчаны җиткерергә була, - ди безнең тугры дустыбыз, редакциябезнең якын кешесе.

Мирсәет ага акча түләп яздырган 20 газетаның 10 ысы Әлмәттә таратылачак, 10 ысын Габдрахман авылында яшәүчеләргә өләшәчәкбез. Ни өчен Габдрахманмы? Чөнки Мирсәет аганың бу авылга мөнәсәбәте бар, ул аңа бик якын, халкын да хөрмәт итә. Габдрахманлылар да ярата аны. Бакчасында мәш килгән арада авылдашлар аны кайнар чәйгә дә чакыра, кунак итә, уңыш алу серләре белән уртаклаша, дөнья хәлләрен сөйләшә. Иске Әлмәттән йөреп, авылдагы бакчасында ул бәрәңгесен, барлык яшелчәләрне дә үстерә, җәй буена түтәлләре чүпсез, көзен уңышы мул булыр. Тырыш һәм алынган эшен җиренә җиткереп башкару аңа электән үк хас булган. Гомерен ташчы һөнәренә багышлаган Мирсәет ага беркайчан да эштән куркып тормаган һәм җәмәгать эшләрендә дә актив булган. Хәзер дә шушы кыйбласыннан тайпылмый. Бүген халыкның игътибарына тиенмәгән татар матбугаты өчен борчылып, аны саклап калу теләге белән януы ук шуны күрсәтеп тора. Рәхмәт, Мирсәет ага! Сезнең үрнәк йогышлы булсын иде!

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса