Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Хибла Герзмава кабат Әлмәт сәхнәсендә чыгыш ясады

“Нефтьче” Мәдәният сарае бинасында бөтен дөньяга танылган опера җырчысы Хибла Герзмава һәм Яков Окунь җитәкчелегендәге джаз квартетының концерты узды.

Әлеге зур бүләкне әлмәтлеләргә “Татнефть” компаниясе ясады.

К. С. Станиславский һәм В. И. Немирович-Данченко исемендәге театрның әйдәп баручы солисты, Россиянең халык артисты Хибла Герзмава һәм Россиянең танылган джазмены Яков Окунь тамашачыларга музыкада ике капма-каршы юнәлеш  булган опера һәм джазның кушылу күренешен тәкъдим иттеләр. Әлеге гадәти булмаган юнәлеш музыка яратучыларны битараф калдыра алмады. Концертның аншлаг белән узуы шуңа дәлил.

Концертны Доницетти Гаэтаноның “Me voglio fá na casa” композициясе ачып җибәрде. Мәхәббәт темасын Ф. Пуленкның “Мәхәббәт юллары” әсәре дәвам итте. Концерт барышында танылган музыкант, Яков Окуньнең джаз аранжировкасында башкару өчен җайлаштырылган Европа һәм рус композиторларының опера арияләре һәм романслары яңгырады.

Хибла Герзмава һәм Яков Окуньнең Әлмәт сәхнәсендә беренче тапкыр гына чыгыш ясаулары түгел. 2018 елда алар “Татнефть” компаниясе ярдәме белән Әлмәттә концерт биргәннәр иде.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса