Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Хезмәттә дә булган, спортта да сынатмыйлар

Бүгенге язма геройларын нәкъ шулай дип атарга була. Сүзебез «ТаграС-РемСервис» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең спартакиада кысаларындагы өстәл теннисы ярышлары турында. Чара «Татнефть» спорт комплексында узды.

Унике ел рәттән «ТаграС-РемСервис» оешма һәм предприятиеләрендә хезмәт куючы спорт сөючеләр үзара көч сынашырга җыела. Ярышларның төп максаты - хезмәткәрләрнең сәламәтлеген кайгырту һәм команда рухын ныгыту. Моннан тыш, алар «Татнефть» ААҖ спартакиадасына җәлеп итү өчен иң көчле командаларны һәм хезмәткәрләрне ачыклау бурычын да куя.

Бу юлы җиде команда өстәл теннисы уйнады. Ярышлар яшь үзенчәлекләре буенча өч өлештән гыйбарәт иде. Ир-атлар арасында ул 35 яшькә кадәрге һәм 35 яшьтән өлкәнрәк катнашучыларга бүленсә, хатын-кызларга андый чикләүләр куелмады.

- Ярышлар төркемнәр системасында уза. Биредә иң көчле уенчылар ачыклана. Һәркемгә төрле дәрәҗәдәге теннисчылар белән уйнап карау мөмкинлеге бар, - дип аңлатып үтте «ТаграС-РемСервис»ның спорт буенча методисты Камилә Павлова.

Катнашучыларның күбесе бу ярышларда беренче тапкыр гына чыгыш ясамый. Яраткан спорт төренә бөтен җаны-тәне белән бирелеп уйный алар. «ЛениногрскРемСервис» оешмасы хезмәткәре Надежда Шириева моның ачык үрнәге булып тора.

- Әлеге спартакиада уздырыла башлаганнан бирле мин аларның берсен дә калдырганым юк. Теннис белән балачактан, мәктәп елларыннан ук шөгыльләнәм. Бу ярышларда гел беренчелекне яулыйм дияргә була. Бирегә без, әлбәттә, җиңәргә дип килдек! - дип тәэсирләре белән уртаклашты күтәренке рухлы ханым. Чынлап та, биредә катнашучы һәркем үзендә икеләтә җаваплылык хисе тоядыр, чөнки һәркем команда, предприятие данын яклавын яхшы аңлый.

Гомумкоманда нәтиҗәләренә килгәндә, үз көчләренә бер тамчы да шикләнмәгән Надежда Владимировнаның сүзе хакка туры килде -«ЛениногрскРемСервис» командасы кабат беренчелеккә иреште. Алардан беразга гына калышып, икенче урынга «РемСервисТранспорт», өченчелеккә «ВостокРемСервис» лаек булды. Җиңүчеләргә медальләр һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса