Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Халык үзе хәл итә

Сезне ишегалдыгызның торышы борчыймы? Фикерегезгә колак салучылар бар, шикләнмәгез! Элек бу мәсьәлә авыррак хәл ителсә, бүген ул игътибар үзәгендә. Әлеге мөмкинлекне халыкка «Безнең ишегалды» проекты тудыра.

Ошбу проект нидән гыйбарәт соң? Ул ишегалды территорияләрен төзекләндерү программасын гамәлгә кую кысаларында барлыкка килде. «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге тарафыннан тәкъдим ителеп, республика Президенты тарафыннан да хуплау тапты.

Проектны башкалардан аерып торучы үзенчәлеге шунда ки, ишегалдының нинди булуын һәм аның нинди үзгәрешләр кичерәсен йортларда яшәүчеләр үзләре хәл итә. Ул биш елга исәпләнгән, ягъни әлеге вакыт аралыгында бөтен республика буенча күпфатирлы йорт ишегалларында төзекләндерү эшләре башкарылырга тиеш. Агымдагы елда исә аның беренчел әзерлек этабы тормышка ашырыла. Башлангыч этапта Татарстанның бөтен районнарындагы күпфатирлы йортларда яшәүчеләр белән очрашып, аларның ишегалды тибына туры килгән төзекләндерү моделе турында фикер алышулар буенча тәкъдимнәр туплау эше бара.

Әлмәтлеләр дә мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырмый. Актив рәвештә очрашуларда катнашып, үз теләкләрен җиткерергә ашыга алар. Узган атнада Төзүчеләр проспектында яшәүчеләр белән аралашу булса, шушы көннәрдә Тельман урамындагы 63, 65 һәм 67 нче йортларда яшәүчеләр фикерләре белән уртаклашты. Чарада район башкарма комитеты җитәкчесе Тимур Нагуманов, партия һәм ишегалды торышы өчен җаваплы булган служба вәкилләре катнашты.

- Бүгенге очрашуыбызның сәбәбе шул, без сезнең белән килешмичә генә берни дә хәл итәргә җыенмыйбыз. Биредә тәҗрибәле консультант-ярдәмчеләр рәвешендә генә чыгыш ясыйбыз. Сезнең фикерләрегезне ишетәсебез килә. Соңыннан алар системага салынып, республика хакимиятенә тапшырылачак, - дип аңлатып үтте Тимур Нагуманов.

Өч йортның макеты төшерелгән схема бу көнне күпне «кичерде». Фикерләрнең төрлесе яңгырады. Кемнәрдер балалар өчен спорт мәйданчыкларын урнаштыруны сораса, икенчеләр йортларда яшәүчеләргә үз автомобильләрен куярга урыннар юк дип зарланды. Шулай ук чүп контейнерларының подъезд төбендә үк урнашуы, аларның капкачлары булмау күбесендә ризасызлык тудыра икән.

- Территорияне яшелләндерү, агачлар утырту кирәк. Бездә яшеллек бик аз.

- Каршыда гына хәрби комиссариатның урнашуы безгә зыянга гына. Чакырылыш вакытында ишегалды «җәмәгать бәдрәфе»нә әйләнә. Моны ничек тә хәл итәргә иде...

Зар елаулар болар белән генә чикләнми. Тагын бер мөһим мәсьәлә булып йортларга видеокүзәтү камералары урнаштыру тора. Монысында фикерләр икегә бүленде. Берәүләр аңа ике куллап риза булса, икенчеләр «камералар сурәтне начар күрсәтә» һәм «аларны дөрес урынга урнаштырмыйлар» дип каршы төште.

- Камераларның сыйфатына килгәндә, проект начар дигән сүз түгел. Аның дөрес урынга урнаштырылуы мөһим. Камераларсыз хәтта «Безнең ишегалды» проектын тормышка ашыру да авыр булачак. Чөнки безгә биредә төзеләчәк объектларның торышын тәртиптә тотарга кирәк булачак, - дип теләктәшлек белдерде Тимур Нагуманов.

Без исә шәһәр ишегаллары проект кысаларында замана таләпләренә җавап бирерлек итеп үзгәртелер һәм шәһәр халкы өчен тагы да уңайлырак булыр дигән өметтә калабыз.

Гүзәл ГАЛИМОВА

Фото:Арина САФИНА

 

 

Ишегалдын төзекләндерү буенча тәкъдимнәрне шулай ук “Минем депутат” системасы аша да җиткерергә була. Моның өчен МойДепутат.онлайн сайтына кереп менюда «Безнең ишегалды» («Наш двор») бүлеген сайларга мөмкин яки 8 800 201 16 00 номеры буенча шалтыратырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса