Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Күңелләре һаман яралы

Йөрәкләр яралы, күңелләр сагышлы. Әлмәттә сәяси репрессия корбаннарын искә алдылар. Әлеге дәвер шаһитларының балалары бүген үзләре әби-бабай булсалар да, ачы еллар кайтавазы буыннардан-буыннарга сузыла.

Искә алу чарасы башланырга ярты сәгать кала җыелышкан сәяси репрессия корбаннарының балалары үз язмышларын искә төшерә, хәл-әхвәл белешә, үткәннәрне барлый.

- Әти-әниемне 1929 елда кулак дип Магнитогорск шәһәрен төзергә озаталар. Гомерләре дә чит җирләрдә өзелә, икесе дә шунда җирләнгән, - ди күз яшьләрен йотып Тәлгать Баһаутдинов.

1920 елдан башлап 50 нче елларга кадәр элеккеге Советлар Союзының 10 миллионнан артык кешесенә «кара тамга» тагылып, аларгөнаһсызга рәнҗетелә. Меңнәрчә кеше гаепсезгә атыла, күпмесе төрмәләрдә утыра, сөргеннәргә озатыла, җәберләүләргә дучар ителә, сабыйлар әти-әниләреннән тартып алынып, балалар йортларына таратыла. Гаделсезлек корбаннарының үзләренә генә түгел, туганнарына, балаларына да «халык дошманы» булып яшәргә, газаплар, түбәнсетелүләр эчендә янарга туры килә.

Сәяси репрессия ил буенча күп гаиләгә кагылган. Коточкыч сынаулар узарга туры килсә дә, репрессия корбаннары, аларның балалары илнең патриотлары була алган. «Сәбәпсезгә рәнҗетелгәннәрне онытмау – безнең бурыч», диде митингта катнашучы район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Олег Шабалин.

Әлмәт районының сәяси репрессия корбаннары җәмгыяте 23 ел элек барлыкка килә. Беренче елларда ул нибары 79 кешене берләштерсә, бүген биредә фаҗигале язмышлары уртак булган 100 әлмәтле исәпләнә. Аларның барысының да әти-әниләре лагерьларга озатылган, гаепсезгә атылган, төрмәләрдә гомерләре өзелгән.

Митингта арабыздан киткәннәр бер минут тынлык белән искә алынды, репрессия корбаннары истәлегенә урнаштырылган һәйкәлгә чәчәкләр салынды.

Гөлназ МОСТАФИНА

Ирина Чуйкова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса