Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Камы-Исмәгыйльдә бүген зур бәйрәм [+ФОТОЛАР]

Бүген капиталь ремонттан соң Камы-Исмәгыйль авылында “Карлыгач” балалар бакчасы ачылды.

Балалар бакчасында ремонтны Шәфәгать Тәхаветдиновның ярдәме белән уздырырга мөмкин булган. Биредә барысы да өр-яңа: җиһазлар да, савыт-сабалар да, балалар уен мәйданчыгы һәм башкалар да. Авылда әле Шәфәгать Фахразович ярдәме белән клуб та ремонтлана икән. Район башлыгы Айрат Хәйруллин аңа игелекле гамәлләрен дәвам итүе өчен зур рәхмәтен җиткерде.

Билгеләп үтелгәнчә, быел районда 7 балалар бакчасына барлыгы 100 миллион сумга якынлык ремонт ясала. Әлеге бакчаларның 4 есе шәһәрдә, өчесе авылда урнашкан. Моннан тыш “Татнефть” компаниясе дә шәһәрдәге 6 балалар бакчасына ремонт ясауда саллы ярдәм күрсәтә. Район башлыгы төзүчеләргә район башкарма комитеты һәм Советының Рәхмәт хатларын, Шәфәгать Тәхаветдиновның бүләкләрен дә тапшырды. 

“Карлыгач” тагы ремонт бик матур килеп чыккан. Моңа кадәр биредә бик салкын булган. Хәзер фасады да, идәннәр дә җылытылган. Кунаклар балалар кием-салымнарын калдыра торган шкафларга да игътибар итте. Анда гадәттәгечә аларның фотолары түгел, ә бәлки үзләре ясаган рәсемнәре беркетелгән. Алар шул рәсемнәре буенча шкафларын таба. Район башлыгы моны югары бәяләде. Бүген бирегә 13 бала йөри. Төзекләндерелгән балалар бакчасының 20 баланы кабул итәргә мөмкинлеге бар. Сентябрьдән шуның кадәр бала йөри башлаячак. Бакча мөдире Айгөл Кәлимуллина әйтүенчә, авылда балалар саны арта бара. Күченеп кайтучылар да бар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса