Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кадерле әлмәтлеләр!

Сезне чын күңелдән Халыклар бердәмлеге көне белән тәбрик итәбез!


Бу бәйрәм дәүләтебез тарихында халыкларның тупланганлыгы һәм бердәмлеге символы гына булып калмыйча, чын патриотизм, һәр кешенең гражданлык җаваплылыгы үрнәге дә булып тора. Барлык россиялеләр, бигрәк тә яшь буын өчен Халыклар бердәмлеге көне - ул батырлык-кыюлык һәм Ватаныбыз язмышы өчен югары җаваплылык дәресе дә.
Без ышанабыз, мондый вакыйгалар бүген дә безне берләштерә, тупланганрак итә һәм үзебезне чыннан да бердәм халык - күп тапкырлар өлешебезгә тигән авырлыкларны җиңеп үтәргә сәләтле халык, күп тапкырлар дошманны җиңгән халык, югалтулар, җәбер-золым кичергән һәм шул ук вакытта кыю булып кала белгән халык итеп санарга нигез бирә.
Тирән мәгънәгә ия булган бу күркәм бәйрәм көнендә без ватандашларыбызга бөек державабызның якты киләчәгенә ышаныч телибез. Безгә киләчәккә омтылып яшәү хас! Никадәр генә төрле булсак та, безнең барыбызны да уртак Ватаныбызга мәхәббәт, кешеләргә карата хөрмәт-ихтирам, теләктәшлек һәм хезмәттәшлек рухы берләштерә - бу җимерүгә түгел, ә иҗат итүгә-булдыруга, яңа икътисад һәм яңа җәмгыять төзүгә илтүче бердәнбер юл.
Халыклар бердәмлеге көнендә барыгызга да шәһәребез, районыбыз, республикабыз һәм тулаем Россиянең чәчәк атуы хакына барлык изге уй-ниятләрегездә, игелекле эш-гамәлләрегездә һәм башлангычларыгызда уңышлар телибез. Йортларыгызда һәрвакыт хөрлек, татулык-иминлек, үзара аңлашып-килешеп яшәү, шәфкатьлелек-мәрхәмәтлелек, түземлелек тантана итсен.
Әлмәт муниципаль районы башлыгы М.Х.САЛИХОВ
Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе М.Н.ГЫЙРФАНОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250